Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чикмәнле бәрәңге – С витамины чыганагы!

    Ютәл­дән кә­бес­тә яф­ра­гы кот­ка­ра ­Мо­ның өчен кә­бес­тә яф­ра­гы алып, 1-2 ми­нут­ка кай­нап тор­ган су­га са­лып то­ры­гыз. Ан­на­ры шу­ңа бал сы­лап, күк­рәк­кә ябар­га ки­рәк. Әгәр ютәл бик көч­ле икән, ике яф­рак ябар­га. Яф­рак нык ябыш­сын өчен сы­ла­нып тор­ган фут­бол­ка ки­е­гез. Төн­лә шу­лай йок­лар­га ки­рәк. Ә ир­тән исә ан­нан бер­ни дә кал­мый...

    Ютәл­дән кә­бес­тә яф­ра­гы кот­ка­ра

    ­Мо­ның өчен кә­бес­тә яф­ра­гы алып, 1-2 ми­нут­ка кай­нап тор­ган су­га са­лып то­ры­гыз. Ан­на­ры шу­ңа бал сы­лап, күк­рәк­кә ябар­га ки­рәк. Әгәр ютәл бик көч­ле икән, ике яф­рак ябар­га. Яф­рак нык ябыш­сын өчен сы­ла­нып тор­ган фут­бол­ка ки­е­гез. Төн­лә шу­лай йок­лар­га ки­рәк. Ә ир­тән исә ан­нан бер­ни дә кал­мый ди­яр­лек, ул бал бе­лән бер­гә төн­гә сы­ла­нып бе­тә. 3-5 көн эчен­дә ютәл­нең ни икә­нен оны­тыр­сыз.

    Ман­да­рин­ның ка­бы­гы да фай­да­лы

    ­Дис­бак­те­ри­оз һәм аш­кай­на­ту проб­ле­ма­ла­ры бул­ган­да

    ­Кип­кән ман­да­рин ка­бы­гын ко­фе­тарт­кыч­та вак­ла­гыз. Ак­сыл әф­ли­сун тө­сен­дә­ге по­ро­шок бар­лык­ка ки­лер. Шу­ны һәр ри­зык­ка тәм­ләт­кеч уры­ны­на 1 чәй ка­шы­гы ку­шып аша­гыз. Ул ме­те­о­ризм һәм аш­ка­за­ны-эчәк авы­ру­ла­рын­нан бу­лы­ша. Аны ко­фе­га ку­шып эчәр­гә дә бу­ла.

    Брон­хит­тан
    2 аш ка­шы­гы кип­кән ман­да­рин ка­бы­гы­на 1,5 ста­кан кай­нар су ко­е­гыз. Шу­ны сүл­пән ут­та 5 ми­нут то­ты­гыз да, ут­тан алып, бер сә­гать тө­нә­те­гез. Мо­ны ашар­га яр­ты сә­гать ка­ла, җы­лы­тып, көн­гә өч тап­кыр яр­ты­шар ста­кан эче­гез.

    Ко­ры ютәл­дән

    2 аш ка­шы­гы кип­кән ка­бык­ка 1 ста­кан ара­кы са­лып, ка­раң­гы урын­да бер ат­на тө­нә­те­гез. Ти­еш­ле ва­кыт уз­ган­нан соң, сө­зеп, су­га 20 там­чы та­мы­зып, ашар ал­дын­нан көн­гә өч тап­кыр эче­гез. Ман­да­рин ка­бы­гы сос­та­вын­да­гы эфир май­ла­ры нык бу­лы­ша.

    Сал­кын ти­гән­дә

    ­Бер уч кип­кән ман­да­рин ка­бы­гы­на кай­нар су ко­еп, тар авыз­лы са­выт­ка са­лып, 10 ми­нут буе шу­ның па­рын ис­нә­гез. Әле­ге про­це­ду­ра­дан соң бер сә­гать эчен­дә урам­га чы­гар­га яра­мый. Фи­тон­цид­ка бай ман­да­рин па­ры ин­фек­ци­я­ләр­не тиз ара­да куа.

    Аяк та­ба­ны гөм­бә­че­ген­нән

    ­Ман­да­рин ка­бы­гы бе­лән тыр­нак­лар­ны һәм бар­мак ара­ла­рын көн­гә ике тап­кыр ыш­кыр­га ки­рәк.

    Хәл­сез­лек һәм йо­кы­сыз­лык­тан
    Ман­да­рин ка­бы­гын вак-вак бүл­гә­ләп, па­кет­ка са­лы­гыз да 15 ми­нут ис­нә­гез. Ул шу­лай ук баш авыр­ту­ла­ры­нан да кот­ка­ра. Цит­рус­лы­лар исе һәм эфир май­ла­ры ары­ган­лык­ны ала, стресс­тан кот­ка­ра, ты­ныч­лан­ды­ра һәм йок­лап ки­тәр­гә бу­лы­ша.

    Чик­мән­ле бә­рәң­ге

    ­Ан­да ба­нан­га ка­ра­ган­да клет­чат­ка биш тап­кыр­га күб­рәк туп­ла­на. Ди­мәк, ка­бык­лы бә­рәң­ге эч­не ка­тыр­мый, ки­ре­сен­чә, эч кип­кән­нән яр­дәм итә һәм ток­син­нар­ны чы­га­ра ди­гән сүз. Ул шу­лай ук хо­лес­те­рин­ны ки­ме­тә, кан­да­гы ши­кәр кү­лә­мен көй­ли.

    Чик­мән­ле бә­рәң­ге - С ви­та­ми­ны чы­га­на­гы. Ул ти­мер­не үз­ләш­те­рер­гә яр­дәм итә, кан та­мыр­ла­ры­на уңай йо­гын­ты ясый, ви­рус­лар­дан, ин­фек­ци­я­ле авы­ру­лар­дан кот­ка­ра. С ви­та­ми­ны - көч­ле ан­ти­ок­си­дант, ул ирек­ле ра­ди­кал­лар­га кар­шы кө­рә­шә, ор­га­низм­ның ва­кы­тын­нан ал­да кар­та­ю­ын бул­дыр­мый.

    Мон­нан тыш, ка­бы­гын­да пеш­кән бә­рәң­ге­дә­ге се­лен мат­дә­се чик­лә­век һәм көн­ба­гыш­ка ка­ра­ган­да күб­рәк. Баш­ка бер ге­нә ри­зык­та да мо­ның ка­дәр се­лен юк. Ул им­му­ни­тет­ны һәм нерв сис­те­ма­сын ны­гы­та, ор­га­низм­ның авы­ру­лар­га кар­шы то­ру үз­ле­ген арт­ты­ра, мат­дә­ләр ал­ма­шын ях­шыр­та. Тән ти­ре­се, чәч, тыр­нак­лар­ны ма­ту­рай­та.

    Әгәр ка­бык­лы бә­рәң­ге­не су­да пе­ше­рә­сез икән, аның су­ын да тү­гәр­гә ашык­ма­гыз. Ул май­лар­ны ян­ды­ра, арт­рит­тан кот­ка­ра, йө­рәк авы­ру­ла­ры һәм ги­пер­то­ни­я­дән яр­дәм итә.

    Сә­ла­мәт бу­ла­сың кил­сә, хөр­мә аша

    ­Хөр­мә ди­е­тик ри­зык са­нал­са да, ашый­сы ки­лү те­лә­ген ба­са. Ан­да­гы ви­та­мин һәм фай­да­лы мат­дә­ләр­не са­нап то­рыр­га да ки­рәк­ми. Ул аш­ка­за­ны функ­ци­я­лә­ре бо­зы­лу­дан кот­ка­ра. Сос­та­вын­да­гы пек­тин мат­дә­се аша­за­ны эш­чән­ле­ген ях­шыр­та. Эчәк­ләр­дә­ге ин­фек­ци­я­ләр­не куа, кан та­мы­ры-йө­рәк авы­ру­ла­ры­на про­фи­лак­ти­ка ясый. Кар­ди­о­лог­лар кө­не­нә 1-2 хөр­мә ашар­га ки­ңәш итә. Ка­лий мик­ро­э­ле­мент­ла­ры йө­рәк авы­ру­ла­рын ки­сә­тә, С, Р ви­та­мин­на­ры кан та­мы­ры сте­на­ла­рын ны­гы­та. Хөр­мә сос­та­вын­да йод бар, шу­ңа кү­рә ул кал­кан­сы­ман биз авы­ру­ла­рын­нан да сак­лый. Бә­вел ку­ды­ру үз­ле­ге бул­ган­лык­тан, таш­лар­ны ку­ды­ра. А ви­та­ми­ны күз мус­кул­ла­рын ны­гы­та. В ви­та­ми­ны нерв сис­те­ма­сын ны­гы­та. Хөр­мә­не да­и­ми аша­ган ке­ше стресс­лар­га би­реш­ми. Ти­мер исә ане­ми­я­дән сак­лый. Сал­кын тию чо­рын­да хөр­мә им­му­ни­тет­ны кү­тә­рә. Ул ан­ти­сеп­тик һәм ка­кы­рык куп­та­ру­чы да. Шу­ңа кү­рә әле­ге җи­меш та­мак авыр­ту, йөт­ке­рү­дән дә кот­ка­ра. Хөр­мә шу­лай ук каз­на­лар­ны да ны­гы­та. Ши­кәр чи­ре, ар­тык та­за ке­ше­ләр­гә һәм өч яшь­кә ка­дәр ба­ла­лар­га хөр­мә аша­тыр­га яра­мый.

    Кы­шын яшел­чә­ләр, ни­чек ке­нә сак­лау­га ка­ра­мас­тан, җәй­ге ке­бек су­сыл бул­мый. Шу­лай да алар­га әле­ге ха­ләт­не ки­ре кай­та­рыр­га бу­ла. Ти­рән са­выт­ка сал­кын су са­лы­гыз. Туң­дыр­гыч­та боз шак­мак­ла­ры бул­са, алар­ны да өс­тә­гез. Су сал­кын­рак бул­ган са­ен ях­шы­рак. Шун­нан соң су­га ки­шер, чө­ген­дер, шал­кан, тор­ма ке­бек та­мы­ра­зык­ны са­лып, алар яны­на чис­тар­тыл­ган бер бә­рәң­ге ку­е­гыз. Боз­лы су крах­мал тә­э­си­рен­дә, яр­ты сә­гать эчен­дә яшел­чә­ләр тү­тәл­дән яңа алын­ган ке­бек ха­ләт­кә ки­лер.

    Ре­цепт өчен үл­чи­без

    ­Күп­че­лек оч­рак­та, ку­ли­на­рия ки­тап­ла­рын­да, сы­ек азык грамм­нар­да күр­сә­те­лә. Ә ха­лык­та аш ка­шы­гы, бал ка­шы­гы яки ста­кан бе­лән эш­ләү га­дә­те бар.

    • 1 ста­кан­га 13 аш, 40 чәй ка­шы­гы сы­ек ри­зык сыя.

    • Әгәр сы­ек ри­зык­ны(су, ук­сус, һ.б.) ста­кан, аш яки чәй ка­шы­гын ту­ты­рып сал­са­гыз, ә куе (сөт өс­те, ма­йо­нез, кай­нат­ма, бал, кай­мак, һ.б.) ри­зык­ны өеб­рәк са­лыр­га ки­рәк.

    • Әгәр, сез­нең кул ас­тын­да мах­сус үл­чәм шка­ла­ла­ры бул­ган ста­ка­ны­гыз юк икән, үзе­гез, ста­кан­га нин­ди­дер "там­га ку­еп" үл­чәү ясый ала­сыз.
    • Ти­еш­ле кү­ләм­дә сы­ек ри­зык­ны үл­чәү өчен, мах­сус са­выт эз­ләп тә тор­ма­са­гыз бу­ла. Бер литр­лы юыл­ган буш бан­ка­ны алып, ча­ма­лап, ур­та­сын та­ба­сыз да, мар­кер бе­лән там­га­лый­сыз. Ан­на­ры һәр ике өлеш­не ти­гез итеп, ике­гә бү­леп чы­га­сыз. Нә­ти­җә­дә 250 мил­ли­литр бу­ла. Мон­дый үл­чәм алы­мы бе­лән сез те­лә­сә кай­сы сы­ек яки куе азык­ны үл­чи алыр­сыз.Ки­ңәш-та­быш

    ­Су­ыт­кыч­та, сум­ка­да яки баш­ка са­выт­та­гы ис­не бе­те­рү өчен кул­ла­ныл­ма­ган па­кет­лы чәй са­лып ку­яр­га ки­рәк.

    Во­до­род пе­ре­ки­сын яра­лар­ны тө­зә­тү өчен ге­нә тү­гел, тап­лар­ны бе­те­рү өчен дә кул­ла­ныр­га мөм­кин.

    Кыр­мыс­ка­лар­дан ко­ты­лыр­га те­лә­сәң, алар­ның җы­е­лу уры­ны­на ко­ри­ца си­бәр­гә ки­рәк.

    Ме­талл­дан эш­лән­гән әй­бер­ләр­не теш пас­та­сы бе­лән чис­тар­тыр­га мөм­кин.

    Ка­шык-чә­неч­ке­ләр­не ба­нан ка­бы­гы­ның эч­ке ягы бе­лән сөр­теп ял­ты­ра­тыр­га бу­ла.

    Бал ор­га­низм­да­гы мик­роб­лар­ны юк­ка чы­га­ру үз­ле­ге­нә ия.

    Изел­гән ас­пи­рин төй­мә­се­нә бер-ике там­чы су ку­шып, озын­бо­рын, чер­ки теш­лә­гән урын­га сөрт­сәң, кы­чы­ту ба­сы­лыр.

    Чәй со­да­сы бе­лән теш­ләр­нең са­ры­сын бе­те­рү бик җи­ңел.

    Агач кү­ме­ре бүл­мә­дә­ге на­чар ис­ләр­не җыя.

    Пы­чак ях­шы кис­сен өчен, ур­та­га бөк­лән­гән фоль­га ки­сәр­гә ки­рәк.

    Ге­мог­ло­бин­ны ни­чек кү­тә­рер­гә?

    Ге­мог­ло­бин­ны гра­нат со­гы бе­лән чө­ген­дер кү­тә­рә ди­сә­ләр дә, га­лим­нәр бу ва­зый­фа­да бе­рен­че­лек­не та­вык ба­вы­ры алу­ын ачык­ла­ган. Ул тиз үз­ләш­те­ре­лә, ор­га­низм­ны фай­да­лы мат­дә­ләр­гә ба­е­та. Опе­ра­ци­я­дән соң, күп кан югал­ту­дан соң та­вык ба­вы­ры тиз ара­да хәл кер­тә.Шу­ның өс­те­нә ул аз­ка­ло­ри­я­ле ри­зык, 100 грам­мын­да ба­ры тик 137ккал. Ул А, С, В6, В12 ви­та­ми­ны һәм фо­лий кис­ло­та­сы­на бай. Ба­кыр, цинк, каль­ций, мар­га­нец, хром, ти­мер - ор­га­низм­га көн са­ен ки­рәк­ле мат­дә­ләр.

    Та­вык ба­вы­ры кан ба­сы­мын да көй­ли, кан та­мы­ры - йө­рәк сис­те­ма­сын ны­гы­та. Ге­па­рин кан­ның ое­шу үз­ле­ген баш­ка­ра һәм ми­о­кард ин­фарк­тын ки­сә­тә. Ате­ро­скле­роз­га кар­шы кө­рә­шү­че ли­зин мат­дә­се да бар аның сос­та­вын­да. Соң­гы тик­ше­ре­нү­ләр күр­сәт­кән­чә, та­вык ба­вы­ры яман шеш кү­зә­нәк­лә­ре үсе­шен дә тот­кар­лый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 13 гыйнвар 2018 - 12:35
      11 бистәдә янгын
    • 29 ноябрь 2017 - 06:59
      Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
    • Редакция фотолары
    • 19 март 2017 - 07:58
      Ярдәм кирәк Яман шеш белән авыручы әниемне саклап калу өчен Израильгә дәваланырга килдек. Сездән ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Рокия Фаратовна Каюмова (Бадрутдинова) Каратун. Остаток по сбору на лечение в Израиле (клиника Сураски)...
    • 30 сентябрь 2016 - 05:46
      Татарстан сувенирын ясыйбыз Әлеге бәйгене "Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге" дәүләт бюджет оешмасы һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы» оештыра. Бәйгедә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары,...
    • 8 июль 2016 - 05:49
      Требуется Требуются кондитеры, упаковщицы(ки), разнорабочие. Тел. 8-987-063-72-52
    Ночной режим