Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татар театры зур югалту кичерде

    11 гыйнварда, 88 яшендә Татарстанның халык артисты Асия Галиева арабыздан китте. Бу турыда Г. Камал театрының рәсми сәхифәсе хәбәр итә. "Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы аның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша", - дип белдерелә анда. Асия Әмир кызы Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр...

    11 гыйнварда, 88 яшендә Татарстанның халык артисты Асия Галиева арабыздан китте. Бу турыда Г. Камал театрының рәсми сәхифәсе хәбәр итә. "Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы аның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша", - дип белдерелә анда.

    Асия Әмир кызы Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәүнең театр институтын (ГИТИС) тәмамлап, Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. 2016 елдан Чехиядә яшәде.
    Аның төп рольләре: У. Шекспирның "Король Лир"ында - Корделия, Г. Камалның "Бәхетсез егет"ендә - Гайни, Н. Исәнбәтнең "Гөлҗамал"ында - Гөлҗамал, "Зифа"сында - Гайшә, "Хуҗа Насретдин"ында - Зөбәрҗәт, К. Тинчуринның "Американ"ында - Дилбәр, Мольерның "Тартюф"ында - Дорина, Т. Миңнулинның "Үзебез сайлаган язмыш"ында - Дилбәр Саматовна һ.б.

    http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=6926

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 13 гыйнвар 2018 - 12:35
      11 бистәдә янгын
    • 29 ноябрь 2017 - 06:59
      Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
    • Редакция фотолары
    • 24 апрель 2018 - 15:57
      Яңа пляж кайда булыр?
      Быел шәһәрдә коену урыннары артачак. Бу мәсьәләне шәһәр башкарма комитетында тикшерделәр.
      178
      0
      0
    • 19 март 2017 - 07:58
      Ярдәм кирәк Яман шеш белән авыручы әниемне саклап калу өчен Израильгә дәваланырга килдек. Сездән ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Рокия Фаратовна Каюмова (Бадрутдинова) Каратун. Остаток по сбору на лечение в Израиле (клиника Сураски)...
    • 30 сентябрь 2016 - 05:46
      Татарстан сувенирын ясыйбыз Әлеге бәйгене "Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге" дәүләт бюджет оешмасы һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы» оештыра. Бәйгедә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары,...
    • 8 июль 2016 - 05:49
      Требуется Требуются кондитеры, упаковщицы(ки), разнорабочие. Тел. 8-987-063-72-52
    Ночной режим