Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Җәйге Олимпия уеннарының кайда үткәреләчәге билгеле булды

    2024 елгы Җәйге уеннар Парижда үткәрелә. 2028 елгы Җәйге Олимпия уеннары Лос-Анджелеста узачак. Әлеге шәһәрләр бу дөньякүләм чараны кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде. Бу хакта Халыкара олимпия комитетына сылтама белән Татар информ хәбәр итә.

    Париж да, Лос-Анджелес та 2024 һәм 2028 елларда Җәйге Олимпия уеннарын кабул итүгә бердәнбер кандидатлар иде.

    "Парижны Олимпиада-2024 һәм Лос Анджелесны Олимпиада-2028 белән котлыйм. Уздыру өчен башка урынны сайлауны күзаллау авыр", - дигән бу хакта Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бах. Аның сүзләренчә, әлеге "ике бөек ил"нең ике шәһәре Олимпия уеннарының бай тарихына ия.

    Париж һәм Лос-Анджелес хөкүмәт вәкилләре, үз чиратында, комитетка әлеге карарны кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән.

    Мәгълүмат өчен. Парижда Олимпиада соңгы тапкыр - 1924 елда, ә Лос-Анджелеста 1984 елда уздырылган. Якындагы Җәйге Олимпиада 2020 елда - Токиода узачак. Алдагысы 2016 елда Рио-де-Жанйрода булган иде. Россия әлеге уеннарда гомуми хисапта дүртенче урын алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 13 гыйнвар 2018 - 12:35
      11 бистәдә янгын
    • 29 ноябрь 2017 - 06:59
      Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
    • Редакция фотолары
    • 19 март 2017 - 07:58
      Ярдәм кирәк Яман шеш белән авыручы әниемне саклап калу өчен Израильгә дәваланырга килдек. Сездән ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Рокия Фаратовна Каюмова (Бадрутдинова) Каратун. Остаток по сбору на лечение в Израиле (клиника Сураски)...
    • 30 сентябрь 2016 - 05:46
      Татарстан сувенирын ясыйбыз Әлеге бәйгене "Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге" дәүләт бюджет оешмасы һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы» оештыра. Бәйгедә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары,...
    • 8 июль 2016 - 05:49
      Требуется Требуются кондитеры, упаковщицы(ки), разнорабочие. Тел. 8-987-063-72-52
    Ночной режим