Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Атом станциясе кирәкме?

    Шушы көннәрдә Россиянең иң эре күп профильле төзелеш компаниясе - "Камгэсэнергострой" ААҖ (Ак барс" холдинг компаниясе составына керә) җитәкчелеге Казанда матбугат конференциясе үткәрде. Предприятиенең топ-менеджерлары журналистларны компаниянең узган елгы эш нәтиҗәләре һәм үсеш планнары белән таныштырды. Ләкин киңәшмәдә катнашучы һәркемне кызыксындырган, дөресрәге, борчыган төп сорау, әлбәттә, республикада төзеләчәк атом-электр станциясе...

    Шушы көннәрдә Россиянең иң эре күп профильле төзелеш компаниясе - "Камгэсэнергострой" ААҖ (Ак барс" холдинг компаниясе составына керә) җитәкчелеге Казанда матбугат конференциясе үткәрде. Предприятиенең топ-менеджерлары журналистларны компаниянең узган елгы эш нәтиҗәләре һәм үсеш планнары белән таныштырды. Ләкин киңәшмәдә катнашучы һәркемне кызыксындырган, дөресрәге, борчыган төп сорау, әлбәттә, республикада төзеләчәк атом-электр станциясе хакында булды.

    "Камгэсэнергострой"ның генераль директоры Рамил Шәйдуллин үзенең чыгышын 50 ел дәвамында коллектив сафка бастырган данлыклы төзелешләрдән башлады. "Иң зур горурлыгыбыз, әлбәттә, ямьле Чаллы каласы һәм соңгы елларда төзелгән Универсиада комплекслары", - диде. Бүген компания Татарстанның Югары Ослан районында Иннополис шәһәрчеген төзи. Әлеге калада киләчәктә 155 мең кеше яшәячәк дип фаразлана. Агымдагы елда университетның уку корпуслары, студентлар өчен тулай тораклар һәм шәһәр-спутниктагы спорт комплекслары куллануга тапшырылды. Шулай ук камгэслылар Казанның Киров районында Салават күпере дип исемләнгән яңа бистә төзүгә алынды. "Гомумән, дистә еллар дәвамында хөкүмәт безгә иң җаваплы һәм катлаулы объектларны ышанып тапшыра. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге ышанычны акларга тырышабыз. Универсиаданың йөзек кашы булган, 45 мең тамашачы сыйдырышлы мәһабәт футбол стадионын - "Казан-Арена" бинасын да бит безнең төзүчеләр сафка бастырды! Әлеге төзелеш өчен бирелгән 15 млрд сумның 10 миллиардын "Камгэсэнергострой" ачык акционерлык җәмгыяте үзләштерде", - диде җитәкче, ихлас горурлыгын яшермичә.

    Аннан соң Рамил Шәйдуллин киңәшмәнең көн тәртибендәге төп мәсьәләгә күчте. "Безнең коллективка Кама Аланы бистәсендә атом-электр станциясен сафка бастыруны ышанып тапшырдылар. Гомумән, КГЭС - республикада мондый типтагы объектлар төзүгә лицензиясе булган бердәнбер төзелеш оешмасы. Ләкин белгечләр дә, төзүчеләр дә үзләренә никадәр зур җаваплылык йөкләнгәнен бик яхшы аңлый. Чөнки бу - безгә бөтенләй таныш булмаган төзелеш, өр-яңа сфера. Шуңа күрә эшкә керешкәнче, проектны җентекләп өйрәнәчәкбез, куркынычсызлыкны тәэмин итүче бер генә детальне дә күз уңыннан җибәрмәскә исәп. Хезмәткәрләребезнең барысы да бүген махсус техник әзерлек һәм сертификация уза", - диде.

    Төзүчеләрнең омтылышын аңларга була. Яңа төзелеш, яңа объект. Тик минем аларга "хәерле сәгатьтә, егетләр", диясем килми. Хәер, шундый хәвефле объектны ышанычлы төзелеш компаниясенә тапшыруларына бәлки куаныргадыр... Чөнки "без риза түгел" дип, юрган астында йодрык күрсәтүдән файда юк. Татарстанда атом энергетикасы объектын булдыру мәсьәләсе югары даирәләрдә инде күптән хәл ителгән. Әлеге станция Россия Федерациясенең энергетика өлкәсендә 2030 елга кадәрге территориаль планлаштыру схемасына кертелгән.

    Ә бит кайчандыр нәкъ менә җәмәгатьчелек басымы чик куйган иде әлеге төзелешкә. Татар атом станциясе - совет чорында ук башланган проект. Өлкән буын вәкилләре хәтерли булыр: аны 1980 елда төзи башлаганнар иде. Ләкин 10 елдан соң, ягъни 1990 елда җәмәгатьчелекнең көчле басымы астында "гаугалы" төзелеш туктатылды. Чернобыль гарасатыннан тетрәнгән халык станцияне төзүгә каршы стена булып күтәрелде. Ул чакта Татарстаныбызны атом афәтеннән саклап калган идек. Бүген исә ул еллардагы милли лидерларыбыз да юк. Үзебез дә уяу түгел, дөресрәге, битарафлык көчле. Атом станциясе проектын торгызу турындагы хәбәрне дә нәүмиз генә тыңлап "йоттык". Ә бит шушы зонадагы урман-болыннар, елга-чишмәләр берничә елдан "үлем үзәненә" әвереләчәк. Балаларыбызга, оныкларыбызга радиация тузанына агуланган табигать калдырабыз түгелме? Үзебез утырган ботакка балта белән чабуга тиң түгелме соң республикадагы югары даирәләрнең әлеге карары?! Депутатларыбыз ник каршы төшмәгән? Ә бит шуларга ук киләсе сайлауларда да тавыш бирергә җыенабыз. "Гамьсез" халыкның "телсез" депутатларына!

    Рәзинә Насыйбуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: