Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Җаваплы һөнәр

    Егерме еллар элек чит ил юлларындагы машиналар күплеген күргәч, андагы хәрәкәтне кырмыска оясына охшатып, ис-акылларыбыз китә иде. Ә инде унар-унбишәр машинаның берьюлы бәрелешеп өелүләре бөтенләй башка сыймастай хәл кебек тоела иде. Соңгы елларда россиялеләр чит ил машиналарын күпләп ала башлады. Шул рәвешле, транспорт хәрәкәте артты. Әле ярый ла юлларыбыз европа...

    Егерме еллар элек чит ил юлларындагы машиналар күплеген күргәч, андагы хәрәкәтне кырмыска оясына охшатып, ис-акылларыбыз китә иде. Ә инде унар-унбишәр машинаның берьюлы бәрелешеп өелүләре бөтенләй башка сыймастай хәл кебек тоела иде.

    Соңгы елларда россиялеләр чит ил машиналарын күпләп ала башлады. Шул рәвешле, транспорт хәрәкәте артты. Әле ярый ла юлларыбыз европа шәһәрләрендәге кебек машина йөртүчеләргә йөз тотып төзелгән булса. Әмма әлегә бу хакта хыялланырга гына кала. Шуңа да автотранспорт белән идарә итү зур җаваплылык сорый. Бик булдыклы, зирәк фикерле, сизгер, югары һөнәри әзерлекле кешеләр генә бәла-казасыз машина йөртә ала.

    Элек җәмәгать транспортында билетны кондукторлар сата иде. Замана үз төзәтмәләрен кертте: зур автобуслар хәзер шәһәребездә санаулы гына калды, аларны микроавтобуслар - "Газель"ләр алыштырды. Шуның белән бәйле рәвештә кондукторлар да юкка чыкты. "Газель" йөртүчеләр бу вазифаны хәзер үзләре башкара.

    Уйлап карасаң, бернинди кысаларга да сыймый торган гамәл бит бу. Машина йөртү болай да бик җаваплы, игътибар таләп итә торган эш, аз гына хилафлыкның, саксызлыкның да зур фаҗигагә китерүе ихтимал бит. Шуңа да шоферның бөтен игътибары юлда булырга тиеш. Бер үк вакытта машина да йөрткән, кондуктор вазифасын да башкарган шофер нишлиме? Аның башындагы юл кагыйдәләрен дөрес үтәп, пассажирны исән-имин йөртү уе икенче планга күчә. Чөнки акча алып, тиз генә чутлап, тиешлесен кайтарып бирәсе дә бар. Хәтта урам тулы машиналар арасында барса да, шофер рулен ычкындырып, акча санарга мәҗбүр.

    Арттарак булсаң, бу хәлләрне күрмисең, ә инде алда булып, карап барсаң, кайдарак бәрелербез микән, дип энә өстендә утыргандай котың очып тора. Монысы бер хәл. "Газель" йөртүче алданрак тукталышка барып җитү өчен, янәшә баручыны узып китәргә ашкына, чөнки көндәше артыннан килсә, аңа пассажирлар калмый, димәк, табыш (керем) булмаячак.

    Бу - ике куянның койрыгын берьюлы тотарга тырышу. Ничек кенә булмасын, "Газель"ләрдә дә кондукторлар булсын иде. Шул чагында шоферлар үз вазифаларын игътибар белән башкарыр, бәлки тукталыш исемнәрен дә әйтеп барырлар иде. Хәзер кыш җитә, тәрәзәләр боз белән каплана, тукталышларны игълан итмәгәч, кая җиткәнеңне дә белмисең.

    Сүз уңаеннан шоферларның ветераннарга карата тупаслыклары турында да әйтергә кирәк. Социаль юл йөрү билетлары булган пенсионерларны алар, кодрәтләреннән килсә, өстерәп чыгарып атарлар иде. Нинди генә кабахәт, рәнҗеткеч сүзләр ишетергә туры килми. Ветеран чыгып җиргә басарга да өлгерми, ишекне шап итеп ябып китеп тә баралар. Тукталышта өлкән яшьтәге кеше ялгызы гына басып торса, алар туктап та маташмый, узып китәләр. Димәк, пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче автопредприятиеләрдә шоферларның кешеләргә карата булган мөнәсәбәтләрен яхшы якка үзгәртү турында җитди уйлану, кирәк икән, катгый чаралар күрү зарур.

    Автомобильчеләр көнендә мин шулар турында уйландым.

    Рубис ЗАРИПОВ,

    хезмәт ветераны.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: