Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бергә эшләсәк авырлыкларны җиңәрбез

    18 февральдә Чаллыда X "Кама сәнәгать форумы-2015" эшли башлады. Беренче көнне "ЭКСПО-КАМА" һәм КФУның инжиниринг үзәгендә "Татнефть" акционерлык җәмгыяте кулланучылар көне узды. Анда "Татнефтьнең сәүдә-техник йорты" директорының беренче урынбасары Иван Калачев, "Татнефть" сәүдә-сату мәйданы җитәкчесе Ләйсәнә Хәбибуллина, башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев,...

    18 февральдә Чаллыда X "Кама сәнәгать форумы-2015" эшли башлады. Беренче көнне "ЭКСПО-КАМА" һәм КФУның инжиниринг үзәгендә "Татнефть" акционерлык җәмгыяте кулланучылар көне узды. Анда "Татнефтьнең сәүдә-техник йорты" директорының беренче урынбасары Иван Калачев, "Татнефть" сәүдә-сату мәйданы җитәкчесе Ләйсәнә Хәбибуллина, башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге идарәсе башлыгы урынбасары Радмир Беляев, эшмәкәрләр катнашты.

    Әлеге форумда Россиянең 17 төбәгеннән 250дән артык предприятие һәм оешма катнашырга теләк белдерде. Күргәзмәдә Тула, Самара, Дмитровград, Чиләбе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Пермь крае, Удмуртия, Башкортостан һәм Татарстан предприятиеләрендә җитештерелгән товарлар тәкъдим ителде. Машина төзелеше кластерына кергән предприятиеләр һәм "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте, "Бизнес-инкубатор" заманча җиһазлар һәм инновацион технологияләр күрсәттеләр.

    Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 20нче февраль санында укыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: