Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Больничный”лар электронлаша

    Татарстанда 2015 елда хезмәткә яраксызлык кәгазе, ягъни «больничный» электрон вариантка күчерелер дип көтелә. Бу система бөтен кеше өчен дә җайлы булыр дип ышандыралар. Моның шулаймы, юкмы икәнен белер өчен Россиянең ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек. - Рамил Ринатович, электрон «больничный» кәгазе нәрсә ул?...

    Татарстанда 2015 елда хезмәткә яраксызлык кәгазе, ягъни «больничный» электрон вариантка күчерелер дип көтелә. Бу система бөтен кеше өчен дә җайлы булыр дип ышандыралар. Моның шулаймы, юкмы икәнен белер өчен Россиянең ТР буенча социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Рамил Ринатович, электрон «больничный» кәгазе нәрсә ул?

    - Ул - хезмәткә яраксызлык кәгазен алып баруның яңа электрон форматы. Ел саен Россиядә бланклар бастыру өчен 200 миллион сум акча тотыла. Кызганычка, бланклар еш кына дөрес тутырылмау аркасында бозыла да. Әлеге проектның төп максаты - табиб эшен җиңеләйтү, хезмәткә яраксызлык кәгазен ялганнардан саклау, аны бердәм мәгълүмати системага салу.

    Мәгълүматларны эшкәртүче электрон үзәк, ягъни мәгълүматлар базасы булдырылачак, аңа социаль иминиятләштерү фонды, медицина учреждениеләре, эш белән тәэмин итүче һәм хезмәткәр үзе керә алачак. Бу үзәк өчен социаль иминиятләштерү фонды җаваплы. Медицина учреждениеләре анда кереп, авыру тарихын тутырачаклар - шул рәвешле хезмәткә яраксызлыкның электрон варианты булдырылачак. Эш бирүче теләгән вакытта аны «ала», ә хезмәткәр шәхси кабинеты аша кереп, пособие түләнү, «больничный»ның ачылу‑ябылу көннәрен һәм башка үзгәрешләрне күзәтеп тора алачак.

    - Республика әлеге яңалыкка әзерме соң?

    - Татарстан - мәгълүмати технологияләр ягыннан алга киткән төбәкләрнең берсе, монда электрон «больничный» кәгазе концепциясе туды. 2015 елда әлеге технология эшләп китәр дип уйлыйм. Ләкин бөтен уңай һәм тискәре якларын тикшереп бетермичә, системаны ахырга кадәр җайга салмыйча, төгәл гамәлгә керү датасын әйтеп булмый.

    - Электрон системаның уңайлыгы нәрсәдә?

    - Әлеге системаны кертү кәгазь документларга китә торган чыгымнарны кыскартып кына калмаячак, ялган хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен дә гамәлдән чыгарачак. Табиб вакытын кәгазь тутыруга түгел, ә авыруга багышлаячак. Эш бирүчеләр кәгазьдәге мәгълүматны программага кертү өчен вакыт һәм көчен түкмәячәк. Электрон кәгазь дәвалау учреждениеләрендә тутырылачак, шул кәгазь буенча мәгълүмат социаль иминиятләштерү фондының бердәм базасында тупланачак. Барлык башкарылган операцияләр социаль иминиятләштерү фонды хезмәткәрләре өчен ачык булачак, бу исә пособиеләр бирү, санау, түләү буенча контрольне яхшыртачак. Эш урыннарына барып тикшерүләр дә азаячак. Гражданнар өчен хезмәткә яраксызлык буенча пособие түләүгә кагылышлы барлык мәгълүматларны белеп тору мөмкинлеге булачак. Хата ясаган очракта, яңадан тутырырга кирәк булмаячак.

    - Рамил Ринатович, әлеге системаның нинди авырлыклары бар? Булса, аларны ничек хәл итәсез?

    - Иң мөһим һәм катлаулы мәсьәлә - шәхси мәгълүматны саклау. Икенче мәсьәлә медицина хезмәткәрләренә кагыла. Хезмәткә яраксызлык кәгазен язып бирүче медицина хезмәткәрләрендә электрон цифрлы имза ачкычы һәм авыруларның электрон карталары булырга тиеш. Әлбәттә, беренче вакытта яңалык авыр кабул ителергә мөмкин, әмма тора‑бара аның уңай яклары ачыкланачак.

    - Әлеге система нинди илләрдә эшли?

    - Социаль иминиятләштерү фонды бу мәсьәләдә Бөекбритания, Польша, Литва, Эстония кебек илләрнең тәҗрибәсен карады. Россия Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары һәм Россия Социаль иминиятләштерү фонды вәкилләреннән торган делегация июль аенда Литвада булып кайтты. Анда электрон «больничный» кәгазен кертү тәҗрибәсен һәм эш системасын өйрәнделәр. Литвада, мәсәлән, хезмәткә яраксызлык кәгазенең электрон вариантына дүрт ел элек күчкәннәр. Ә аңа кадәр биш ел буе әзерлек эшләре алып барылган. Литвада авыру кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазе 14 көннән дә артык вакытка бирелми. 14 көннән соң автомат рәвештә ябыла. Табибка шалтыратып, терелгәнеңне әйтергә кирәк. Шуннан соң эш бирүче, системага кереп, эшченең эшкә чыгу турында язу калдыра. Әгәр 14 көннән соң авыру үзен начар хис итә икән, ул янә табибка күренә, ә тегесе хезмәткә яраксызлык кәгазен озайтыргамы, юкмы икәнлеген хәл итә.

    - Электрон система кертелгәннән соң, хезмәткә яраксызлык өчен түләү буенча үзгәрешләр буламы?

    - Эшләүче өчен үзгәрешләр булмаячак. Авырган чагында ул элеккечә табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш була. Табиб аңа «больничный»да булган көннәр язылган талон бирәчәк. Аны эш бирүчегә тапшырырга кирәк. Ә хезмәткә яраксызлык кәгазе табиб тарафыннан электрон рәвештә алып барылачак.

    Эльмира КӘРИМОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: