Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда боз явачак диләр

    Мәскәүгә боз яңгыры якынлаша, ул Татарстанга да килеп җитәргә мөмкин.

    Россиянең үзәк районнарында гарасат котыра. Көчле җил, давыл, боз яңгыры башкалага якынлаша икән. Бу табигать казасының Татарстанга да килеп җитүе бар, диләр һава торышын билгеләүчеләр. Шул уңайдан халыкка секундына 20–23 метр тизлектә җил булуы һәм боз явуы бар, дигән кисәтүләр таратылды. Һава торышы бүген төнлә яки иртәгә бозыла, дип фаразлыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: