Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда эчәклек ялкынсынулары белән авыручы барлыгы 2 меңгә якын кеше исәпләнә

    Сүз даими тикшеренүдә булган һәм хастаханәдә дәвалана торган пациентлар турында бара. Бу хакта Дәүләт Советында утырышта Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-терапевты Диана Абдулганиева хәбәр итте. Татарстан парламентында бу минутларда Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы бара. Чара “Эчәклеге ялкынсынган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүне норматив-хокукый камилләштерү” темасына багышланган.

    Утырышны Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Людмила Козлова алып бара.

    Диана Абдулганиева эчәклеге ялкынсынган пациентларның регистры 2006 елдан алып барылуын билгеләп узды. Ел саен чирнең үсеше күзәтелә, исемлеккә 250-300 кешегә кадәр өстәлә. Аның сүзләренчә, авыруларның чирек өлешендә генә авыру җиңел формада, калганнарда ул уртача һәм авыр халәттә уза. Диана Абдулганиева җәрәхәтле колит һәм Крон авыруы диагнозы куелган пациентларга Татарстан хастаханәләрендә гастроэнтерология бүлекләрендә ярдәм күрсәтелүен билгеләп узды. 2006 елдан бирле аларның кыйммәтле дарулар белән дәвалануын әйтте.

    Людмила Козлова эчәклеге ялкынсынган авырулар арасында инвалидлар күпме булуы белән кызыксынды. Диана Абдулганиева пациентларның 20 проценты инвалидлык төркемнәрендә булуын белдерде. Бу 350 гә якын кеше дигән сүз. Аларның күпчелеге – өченче төркем инвалидлар. Беренче төркемдә – 1,5-2 проценты гына исәпләнә. Татарстанда эчәк ялкынсынуларыннан дәвалау нәтиҗәлелеге итеп, Диана Абдулганиева клиник ремиссиягә ирешүне атады. Аның әйтүенчә, чирнең кире әйләнеп кайтмавы, ягъни ремиссиянең дәвамлылыгы, уртача алганда, 1,5-5 ел тирәсе тәшкил итә.

     

    http://tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 13 гыйнвар 2018 - 12:35
      11 бистәдә янгын
    • 29 ноябрь 2017 - 06:59
      Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
    • Редакция фотолары
    • 19 март 2017 - 07:58
      Ярдәм кирәк Яман шеш белән авыручы әниемне саклап калу өчен Израильгә дәваланырга килдек. Сездән ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Рокия Фаратовна Каюмова (Бадрутдинова) Каратун. Остаток по сбору на лечение в Израиле (клиника Сураски)...
    • 30 сентябрь 2016 - 05:46
      Татарстан сувенирын ясыйбыз Әлеге бәйгене "Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге" дәүләт бюджет оешмасы һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы» оештыра. Бәйгедә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары,...
    • 8 июль 2016 - 05:49
      Требуется Требуются кондитеры, упаковщицы(ки), разнорабочие. Тел. 8-987-063-72-52
    Ночной режим