Шахри Чаллы
  • Рус Тат
  • Төркиядә Рамазан аенда иң яратып ашала торган татлы ризык — кадаиф әзерлиләр

    Төркиянең Диярбакыр кондитерлары Рамазан ае җитү белән җирле татлы ризык — кадаиф әзерли. Кадаиф — пәхләвәнең бер төре. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

    Кондитерлар кадаиф яратучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен, Рамазан ае башлангач, ике сменада эшлиләр. Бу татлы ризыкны Әнкара, Истанбул, Төркиянең башка провинцияләрендә дә күпләп сатып алалар, диелә әлеге хәбәрдә.
    Кадаифны мичтә пешереләр һәм өстенә ширбәт агызалар. Әлеге ризыкны әзерләү өчен, пестә (фисташка), башка төрле чикләвекләр, сөт өсте һәм сыр кулланыла. Ул — Рамазан аенда иң киң таралган татлы ризыкларның берсе.

     

    http://tatar-inform.tatar/
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 13 гыйнвар 2018 - 12:35
      11 бистәдә янгын
    • 29 ноябрь 2017 - 06:59
      Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
    • Редакция фотолары
    • 21 май 2018 - 09:16
      Чаллыда зур корылтай була
      Мәртәбәле кунакларның кайберләре 23 июньдә узачак милли бәйрәмебез Сабан туен карарга да калачаклар.
      25
      0
      0
    • 19 март 2017 - 07:58
      Ярдәм кирәк Яман шеш белән авыручы әниемне саклап калу өчен Израильгә дәваланырга килдек. Сездән ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. Рокия Фаратовна Каюмова (Бадрутдинова) Каратун. Остаток по сбору на лечение в Израиле (клиника Сураски)...
    • 30 сентябрь 2016 - 05:46
      Татарстан сувенирын ясыйбыз Әлеге бәйгене "Татарстан Республикасы халык сәнәгате һәм һөнәрчеләренең үсеш үзәге" дәүләт бюджет оешмасы һәм «Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре палатасы» оештыра. Бәйгедә оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар, кулланма гамәли сәнгать осталары,...
    • 8 июль 2016 - 05:49
      Требуется Требуются кондитеры, упаковщицы(ки), разнорабочие. Тел. 8-987-063-72-52
    Ночной режим