Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

13 яшьлек малай 12 яшьлек дустын атып үтергән

Свердловск өлкәсендә 13 яшьлек үсмер 12 яшьлек дустын картәтисенең ау мылтыгыннан атып үтергән.

Алапай районы Югары Синячиха поселогында булган бу фаҗига.
Берничә үсмер дусларын урамга уйнарга чакырырга килгән. Кунакларның берсе шаяра башлаган, дустыннан көлгән булып маташкан. Үсмернең бик нык ачуы килгән, ул дусларын йортыннан куган, тик аны үртәүдән тәм тапкан яшьтәше китәргә ашыкмаган. Үсмер, картәтисенең ау мылтыгын алып чыгып, аны атып еккан.
Әлеге фаҗига эзеннән тикшерү бара. Утлы корал нишләп тимер сейфта бикле тормаган, алай гына түгел, корулы булган - моның өчен дустын үтергән үсмернең картәтисенә дә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
Кызганычка каршы, моңа охшаш канлы вакыйгалар илебезнең әле бер, әле икенче төбәгендә ишетелеп кенә тора. Былтыр Новосибирск шәһәрендә 11 яшьлек малай дусты белән сугышлы уены уйнаганда, аны атып үтергән

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/16211-13-yashlek-malay-12-yashlek-dustyn-atyp-tergn.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев