Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Японнар 18 яшьтән өйләнешә алачак

Япониядә 2022 елда балигъ булу яшен 20дән 18гә төшерәләр.

Шушы яшькә җиткәннәргә никахка керергә һәм кредит алырга мөмкин булачак.
Әле Япониядә 20 яше тулганнар гына балигъ булу бәхетенә ия булса, ил парламенты бу яшьне 18гә кадәр төшерү турында закон проектын раслаган. Документ 2022 елда көченә керә.
Шулай итеп, 18 яше тулган яшьләргә өйләнергә һәм кияүгә чыгарга, туганнары рөхсәтеннән башка кредит алырга мөмкин булачак. Тик аларга тәмәке тартырга, алкоголь куллану, комарлы уеннар уйнау тыела.
Шунысы да мәгълүм, Япония хөкүмәте агымдагы елның февралендә японнарга 70 яшьтән соң теләк буенча пенсиягә чыгарга мөмкин булуы турында программа кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев