Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

159 хезмәткәр Геленджикта ял итте

Махсус программа нигезендә юллама бәясенең яртысын “КАМАЗ” җитәкчелеге, 20%ын профсоюз комитеты түли.

159 хезмәткәр Геленджикта ял итте

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең профсоюз  комитеты әгъзалары, барлыгы 159  хезмәткәр Геленджик панисонатында ял итте. Юлламаның бер өлешен компания түләгән.

Корпоратив ялны автогигант хезмәткәрләре файдалы итеп уздырган. Алар клиникада сәламәтлекләрен ныгытканнар. Тренажерларда спорт белән шөгыльләнгәннәр, бассейнда йөзгәннәр, диңгез һавасын сулаганнар.

Юлламаның бәясе дә хезмәткәрләр өчен кулай. Махсус программа нигезендә юллама бәясенең яртысын “КАМАЗ” җитәкчелеге, 20%ын профсоюз комитеты түли. Шулай итеп 35200 сумлык юллама автогигантның профсоюз вәкиленә 10560 сумга төшкән. Бу гаилә бюдеты акчсасын янга калдырырга ярдәм итә.

2, 12 һәм 22 марта тагын бер төркем хезмәткәрләр диңгез буена җыена. Юлламаның бәясе үзгәрми. Ул 10 560 сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев