Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә тагын 10 мең сум түлиячәкләр

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бер тапкыр бирелә торган түләү башланачак, ул һәр балага 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә биреләчәк. Алар апрель һәм июнь айларында РФ Президентының «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Яңа түләү үзенчәлеге шунда ки, аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк. Элек күрсәтелгән түләүләр артыннан мөрәҗәгать итмәгән ата-аналар, уллыкка алучылар һәм опекуннар 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында гариза тапшырганнан соң өстәмә 10 мең сум акча алачак. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Алар хупланган һәм акча күчергән очракта, 10 мең сум өстәмә түләү гаиләгә нинди дә булса гаризасыз бирелә. Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев