Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

16 яшьлек үсмер берьюлы ике гаиләне йорт-җирсез калдырган

Уфаның Киров районы Искино авылында берьюлы ике гаилә (моннан бер ай элек кенә кызлары туган яшь гаилә һәм хатынның әти-әнисе) йорт-җирсез калган

«Кызның температурасы күтәрелгәч, хастаханәгә киттек, әти-әни дә өйдә юк иде. Безнең 16 яшьлек күршебез телевизор урларга уйлаган, әмма нияте барып чыкмаган. Шуннан соң, эзен яшерергә теләп, йортка ут төртергә булган. Чоланда учак ягып җибәргән, газ конфоркаларын ачып, өйдән чыгып киткән», - дип искә ала ул көнге хәлләрне яшь әни Дарья Славнова.

Аның сүзләренчә, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ялкын телләре өйне ялмап алган була инде. Алар янгын белән кичкә кадәр көрәшкән. Өйгә ут төрткән 16 яшьлек үсмер – балалар йортында тәрбияләнгән. Ул әбисе йортында яшәгән. Күптән түгел карчык вафат булган. 


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X