Шəhри Чаллы

20 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.

Март “елак” булачак. Синоптиклар әнә шулай дип кисәткән

 Яз кояшын көтә-көтә дә арып бетмәгәек. Коткаручылар исә ташуга әзерләнергә кушкан. Моңа кадәр, быел март кыш ае булачак, дип фаразлаган синоптиклар ялгышты. Мартның беренче көн­нәреннән үк һава торышы җылытты. Бу атнада урыны белән 20 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.
Тик илнең күпчелек төбәклә­рен­дә яшәүчеләргә, шул исәптән Татарстан халкына яз дип сөенергә иртәрәк, дигәннәр. Чын яз апрельдә генә башланачак, ди. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе юеш кар, көчле җил һәм томан турында кисәткән. Атна дәва­мында көндез термометр баганасы 4 градус җылы күрсәтсә, төнлә ун градуска кадәр суытырга мөмкин. Шуңа күрә аяк асты бик тайгак. Көндез җебегән кар төнлә бозлавыкка әйләнә дә куя. Хәер, бәла аяк астында гына түгел. Узган ялларда Чаллыда икенче сыйныф укучысы, түбәдән боз сөң­гесе төшеп, хастаханәгә эләккән.
Язның беренче ае бик “елак” булырга да охшаган. Халык сынамышларына ышан­саң, 11 март иртәсендә томан булса, яңгыр күп явачак. Россия Гидрометцентры вәкиле Людмила Паршина әйтүенчә, яз кояшы болытлар артыннан сирәк кенә күренәчәк. Быел кояш, гомумән, саранланган икән. Мәскәү халкы, мәсәлән, кыш буена нибары 82 сәгать кояш күргән. Югыйсә норма буенча әлеге күрсәткеч 123 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Анысы да монысы, Татарстан коткаручылары язгы ташуга әзерләнергә кушкан. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикадагы 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. 16 меңнән артык кеше дигән сүз бу! Бигрәк тә Казан тирәсендә­ге бистәләрдә яшәүчеләрне кисәткәннәр. Алдан аяк киенеп, документларны су үт­кәрми торган пакетка тутырырга, ким дигәндә өч көнгә җитәрлек азык-төлек запасы җыярга һәм җылы кием­нәр әзерләргә киңәш итә белгечләр.
Белгечләр исә чаң суга: Россия Арктикасында глобаль җы­лыну процессы плане­таның башка төбәкләрен­дәгегә караганда кискен­рәк һәм тизрәк бара, диләр. 1976 – 2018 еллар аралыгында анда уртача еллык температура ун ел саен 0,69 градуска күтәрелгән. Бу дөнья­дагы җылыну темпларыннан 4 тапкыр тизрәк икән.
2018 ел нәтиҗә­ләре аеруча сискән­дерә торган: төньякта гадәти нормадан 2,48 градуска җы­лырак бул­ган. Җылыну нәти­җәләре сөендерерлек түгел: тоташ боз катламы торган саен төнь­як­карак күчә, бары тик Арктикада гына очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы юкка чыга. Болай барса, ак аюларны мамонтлар язмышы көтүе ихтимал. Җылыну тәэсирен без үзебездә дә ныграк сизәбез: җылы кышларны җиңелрәк кичү сәбәпле, талпаннар нык үрчи. Галимнәр чаң суга: тундра, хәтта тау тундралары да юкка чыгуга таба бара. Таулардагы урманнар зонасы торган саен биеккәрәк үрли.
Быелгы кышның җылы килүе “Газпром” кесәсенә дә бик нык суккан әнә. Европадагы җылы кыш нәтиҗәсен­дә, бердән, газга бәяләр тү­бәнәй­гән, икенчедән, Көн­батыш илләре Себер газын сатып алуны киметкәннәр. Быелның февраль аенда Евросоюзга газ озату 13 процентка киме­гән. “Газпром” мең кубометр газны 248 долларга сатарга планлаштырса, Европа газы туплана торган Нидерланд хабында зәңгәр ягулыкны көнендә үк сатып алу бәясе 197 долларга кадәр төшкән.
Галимнәр озак сроклы перспективада глобаль җы­лыну нәтиҗәсендә Арктика бозлары эреп тигезлек­ләр­не су баса башлавы көтелә дип куркыталар. Глобаль җылыну бармы-юкмы дигән сорауга авыл кешесенә җавап бирү җиңелрәк. Инде берничә ел рәттән язгы ташу күргән юк диярлек. Кышын туңмаган җир язга бик начар сыйфатлы булып өлгерә: сукалау авыр, бә­рәңгене таш кебек каткан кантарлар арасына салырга туры килә.

 

http://maydan.tatar/20-graduska-kader-jyly-vegde-itkenner/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: