Шəhри Чаллы

30 июньдә Чаллыда өлешчә юллар ябылачак

30 июньдә Яшьләр көнен бәйрәм итү уңаеннан сәгать10:00нан 22:10га кадәр Хәсән Туфан проспекты буйлап ике юнәлешкә дә транспорт хәрәкәте чикләнә.

Автомобиль юлының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәр һәм Раскольниковтан Рәис Беляев проспекты киселешенә кадәр өлеше ябыла.

Сабантуйга килгәндә, бу көнне халыкны йөртү шәһәрнең барлык проспектлары буенча да төнге 1 гә кадәр тормышка ашырылачак. Чулман проспектына өстәмә транспорт куелачак. «Электротранспорт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Сөембикә проспекты буйлап 20.00 сәгатьтән төнге 1 гә кадәр транспорт күләмен арттырачак.

 

http://nabchelny.ru/news/32400

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: