Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

70 яшьлек немец тракторга утырып Россиягә хәтле футбол карарга килгән

Губерт Вирт Германиядә кечкенә генә авылда яши һәм 20 км/сәг тизлек белән безнең илгә килгән.

Ул футбол өчен шулхәтле җан ата икән, хәтта матчка билеты да булмаган килеш, Германиядән кадәр Мәскәүгә килгән. Бу кеше турында «Спорт-экспресс» хәбәр итә.
1936 елда чыккан тимер атына утырып, 20 км/сәг тизлек белән 30 көн дигәндә, ул авылыннан Мәскәүгә килеп җиткән, дип язды матбугат чаралары. Бабай үзенә иптәшкә такса токымлы этен дә утырткан.
Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Германия-Мексика матчын карау бабайны батырлыкка этәргән, күрәсең.
«Известия» сайтында тракторлы немец бабаеның юлдагы видеосы да чыкты.

 

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев