Шəhри Чаллы

Аэропорт реконструкциясен быел төгәллиячәкләр

Проект өстенлекле булып кала бирә, дип хәбәр итте бүген йомгаклау коллегиясендә ТР Транспорт министры Фәрит Хәнифов.

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» аэропортын реконструкцияләүнең икенче чиратын 2021 елда федераль бюджет акчалары хисабына тәмамларга планлаштыралар. Проект өстенлекле булып кала бирә, дип хәбәр итте бүген йомгаклау коллегиясендә ТР Транспорт министры Фәрит Хәнифов.

Реконструкция кысаларында аэропорт периметры буенча коймалар алмаштырылачак һәм аны техник саклау чаралары белән җиһазландырачаклар, патруль юлын төзиячәкләр. Шулай ук планнарда очып китү-төшү полосасын реконструкцияләү эшләрен башкару.

Аэропорт үз акчасына халыкара һава линияләре аэровокзалын төзүне дәвам итәчәк. Проектны гамәлгә ашыруны 2020 ел ахырында төгәлләргә планлаштырганнар, әмма пандемия фонында килеп туган икътисадый вәзгыять вакытында төзәтмәләр керткән.

Чыганак:Челны-биз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: