Шəhри Чаллы

“Ак Барс” Банк Россия банклары ассоциациясеннән чыгарга уйлый - мәгълүмат чаралары

"Ак Барс" Банк һәм башка кайбер банклар Россия банклары ассоциациясеннән (АРБ) чыгарга ниятли. Бу хакта "Коммерсант" газетасы җиткерә. Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстандагы банк белән бергә, АРБдан "Зенит" һәм аның бүлендек оешмалары - Липецккомбанк, Совкомбанк, Абсолют-банк, Связь-банк һәм Росевробанк та чыгарга уйлый. "Россия" ассоциациясе югарыда әйтелгән банкларга ассоциацияне реформалаштырганда актив роль,...

"Ак Барс" Банк һәм башка кайбер банклар Россия банклары ассоциациясеннән (АРБ) чыгарга ниятли. Бу хакта "Коммерсант" газетасы җиткерә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, Татарстандагы банк белән бергә, АРБдан "Зенит" һәм аның бүлендек оешмалары - Липецккомбанк, Совкомбанк, Абсолют-банк, Связь-банк һәм Росевробанк та чыгарга уйлый.
"Россия" ассоциациясе югарыда әйтелгән банкларга ассоциацияне реформалаштырганда актив роль, шулай ук ассоциация советында эксклюзив урын тәкъдим итә, диелгән хәбәрдә.

Искәртеп үтик, алдан АРБдан Сбербанк, ВТБ, ВТБ 24, Россельхозбанк, Газпромбанк, Альфа-банк, "ФК Открытие" һәм Бинбанк чыккан иде.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/04/145726/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: