Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак чәчәкләр” белән бергә

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмга багышланган очрашу узды. Чараның кунаклары - "Ак чәчәкләр" фильмының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева, Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова. Оештыручылары - гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Энҗе Харисова, Энҗе Нурисламова. Очрашу мәктәп укучыларының чыгышлары белән...

Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмга багышланган очрашу узды. Чараның кунаклары - "Ак чәчәкләр" фильмының сценарий авторы Айгөл Әхмәтгалиева, Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре Ләйсән Шәйхетдинова. Оештыручылары - гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Энҗе Харисова, Энҗе Нурисламова.

Очрашу мәктәп укучыларының чыгышлары белән башланып китте. "Әллүки" шигыре укылды, музей тарихы белән таныштырылды, Г.Әпсәләмов тормышыннан кызыклы мәгълүматлар, вакыйгалардан өзекләр китерелде. Тәҗрибәле татар теле укытучысы Энҗе Нурисламова үзенең йомшак тавышы белән вакыт җебенә әдип белән бәйле вакыйгалар сәйләнен тезә:

- Габдрахман Әпсәләмов Мәскәүдә вакытта тәрәзә каршына утырып урамны күзәтә... Бер кулында - ипи, икенчесендә - сөт. Урамда - халык агымы. "Күпме язмыш, күпме тарих, күпме кан коелган бит шушы урамнарда..." - язучы Мәскәү дөньясын, кешеләрне өйрәнә, иҗади багаж туплый...

"Газинур" романын да Г.Әпсәләмов язган бит! Газинур Гафиятуллин турында бу әсәр. Шунысы кызык: укучылар Гафиятуллинның кем икәнен, кылган батырлыгын беләме икән?

Укытучы, минем уйларны укыгандай, укучыларга әлеге сорауны бирә. Тынлык. Беләләр, әйтергә җөрьәт итмиләр. Ниһаять, бер батыры табылды - җавап яңгырады. Гафиятуллин ул Матросов батырлыгын кабатлаган кеше!

"Ак чәчәкләр"гә кире әйләнеп кайтыйк. Әсәрне заманында халык бер сулышта укып чыга торган булган. Чөнки әсәр саф хисләр - мәхәббәт, ярату, дуслык турында, әсәр - тормыш, дөньяви каршылыклар, киеренкелекләр хакында. Ул чакта күпләр әлеге әсәрне укып, табиб булу турында хыялланган. Чөнки ул шул өлкәгә җилкендерә, канатландыра.

Укытучы җыелган укучылардан да сорады.

- Кем табиб булырга тели, кулыгызны күтәрегез?

Өч кул, биш, сигез, ун...

- Әгәр "Ак чәчәкләр"не укымаган булсагыз, сезгә моны, һичшиксез, укырга кирәк! Ул сезнең тормыш дәреслегегезгә әйләнәчәк.

Укучылар, нигездә, Айгөл Әхмәтгалиеваны сораулар белән күмде:

- Әсәргә сценарий язу тарихы белән таныштырсагыз иде?

- Миләүшә Айтуганова шалтырата: "Ак чәчәкләр" буенча фильм төшермәкче идек, сценарий язарга кирәк. Күпме вакытта булдыра аласың?" "Тәк, моны яхшылап язу өчен берәр ел вакыт кирәк булыр инде, - дип уйлыйм эчемнән генә. - Бик нык тырышкан очракта - ярты елда тәмамлап булыр, бәлки". Шул сүзләрне әйтергә дип авызымны гына ачкан идем, Миләүшә Айтуганова: "Күп дигәндә, ике айда кирәк", - дип авызны япты да куйды.

- Фильмга җыр язу авыр булдымы?

- Юк. Җыр үзеннән-үзе туды...

Айгөл ханым балаларның татар теле, татар әдипләре белән кызыксыну-кызыксынмавына бәйле бер вакыйга белән дә бүлешеп алды. Бер мәктәпкә баргач, ул укучылардан: "Сезгә тагын нинди язучыларның, шагыйрьләрнең килгәне бар?" - дип сораган. Арадан орчык кадәр генә гәүдәле, үтә сөйкемле бер малай чыккан да, үзенең самими нечкә тавышы белән татарча чатнатып: "Тукайның килгәне бар!" - дип җавап биргән. Көлгәннәр рәхәтләнеп. Бераздан Айгөл ханым тагын сорау биргән: "Муса Җәлилнең кем икәнен беләсезме?" Янә шул ук малай алга чыгып: "Беләбез, аның да килгәне бар!" - дигән. Шул очрашудан күңеле булып кайткан Айгөл ханымның: "Беләләр балалар, Тукайны да, Җәлилне дә беләләр..." Моңа ничек күңел булмасын ди инде?!

Фирдүсә Әюпова берничә тапкыр чыгыш ясап алды. Форсаттан файдаланып, "Илһам" бөтенроссия шигырь бәйгесендә өченче урынны алган Лилия Муллагалиевага (сүз уңаеннан, Айгөл Әхмәтгалиеваның кызы ул) җыелган халык алдында диплом да тапшырды. Сәләтле кешедән сәләтле балалар туа инде, бер сүз әйтеп булмый.

2нче гимназия ул татар мохитен булдыруда, татар дөньясын пропагандалауда зур эшләр башкара. Моны берничек тә инкарь итеп булмастыр. Элек тә башкарганнар алар ул эшләрне - тарихлары саллы, хәзер дә шул тарихка эстәүләрен дәвам итәләр.

Берара әлеге татар гимназиясендә балалар татарча сөйләшмиләр, димәк, укытучылары, җитәкчеләре үз эшләрен тиешенчә башкармыйлар, дигән сүзләр булып алган. Читтән килгән журналистлар чыгарган моны. Тавыкның күзенә тары күренә, диләрме әле? Шуның кебек, гаеп эзләргә килгән кеше түгәрәктән дә китек почмаклар таба ала торгандыр, шәт. Шәхсән минем әлеге гимназиягә тәүге тапкыр килүем. Беренче килү, беренче танышу. Мин күргән, миңа күрсәткән "түгәрәкләре" камил иде. Очрашу - мәгънәле, максатлары - изге, мәктәбе - якты, җитәкчесе дә, укытучылары да үз эшләре өчен янып-көеп йөриләр. Ә "Ак чәчәкләр" очрашуы моны чираттагы тапкыр ассызыклады гына.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев