Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алар инде кирәкмәс

Нишләтәсең, артист сәхнәгә гел бер кием белән чыга алмый шул...

Җырчы Гүзәлем үзизоляция вакытында гардеробын карап чыккан һәм үзенә кирәкмәячәк бик күп сәхнә костюмнарын аерып алган булган. Нишләтәсең, артист сәхнәгә гел бер кием белән чыга алмый шул... Социаль челтәрләрдә: “Берәрсенә кирәкмиме?” – дип сораган. Беренчеләрдән булып, КФУның Чаллы институты студентлары хәбәр салган.

Һәм менә, ниһаять, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов студентлар белән иҗади очрашуда күрешкән. Җырлар тыңлап, иҗат турында сөйләшеп, тәмләп чәй эчкән алар.  Юылган, тазартылган сәхнә костюмнары да бу кичәдә яшь талантларга күчкән.

Изге гамәл, афәрин! Күпләр исраф булуын теләмим дип, туганына да бирмичә, кышкы курткаларына кадәр утка яккан бу заманда лаеклы үрнәк. Иҗатка, сәхнәгә бәйле юрау-хорафатлар аша атлап үтеп, үзеңнең сәхнә киемеңне бүләк итү – киң күңел вә олы йөрәк билгеседер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев