Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алданган өлешчеләр проблемасы хәл ителә: йортның әзерлеге - 85%

65/03 йортының төзелгән өлеше 85,5%ны тәшкил итә.

Файдалануга тапшыру планлаштырылган вакыт - быелның декабре. Объектны төзү белән «Профит» компанияләр төркеме шөгыльләнә. Төзүчеләр бу елның II кварталында эшкә керештеләр. Шул вакыт эчендә йорт конструкцияләрен тикшерү эшләнгән һәм төзелеш эшләре алып барыла. Шулай ук әлеге компания тарафыннан 65/06 торак йорт төзелешен тәмамлау буенча бизнес-план эшләнгән, ул якын арада ТР Хөкүмәтенә килешүгә җибәреләчәк. Проектны тормышка ашыру срогы – 2019-2020 еллар.

Башка төзелеш компаниясенең ("Евростиль”) бизнес-планы 65/10 торак йорты төзелешен тәмамлау буенча (3,4 блоклар) Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә килешүгә җибәрелде. Проектны гамәлгә ашыру срогы – 2019 елның IV кварталы.  

65/03 йорты буенча зыян күрүчеләр реестрына кертелгән гражданнарның бозылган хокукларын торгызу (2,3 чират), гражданнарны инвесторның башка йортларына күчерү буенча бизнес-план эшләү планлаштырыла. «Юл картасы» нигезендә хокукларны торгызу срогы 2019 ел белән билгеләнгән.

Чаллыда хәзер өлешләп төзүнең проблемалы объектларына карый торган һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә күп фатирлы йортлар төзү өчен акча җәлеп ителгән һәм хокуклары бозылган гражданнар реестрына кертелгән гражданнар проблемаларын хәл итү буенча чараларны гамәлгә ашыру буенча план-графикка («Юл картасы») кертелгән өч күп фатирлы йорт бар. Яр Чаллыда алданган 583 өлешче проблемасы шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәмендә хәл ителә.

 

http://nabchelny.ru/news/34056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев