Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Алдынгыларны – “Артек”ка

    Быел Татарстанга "Артек" балалар лагерена 275 юллама каралган.

    Алар мәдәният, сәнгать, фән, спорт юнәлешләрендә, шулай ук укуда, ярышларда, олимпиадаларда, фестивальләрдә уңышка ирешкән укучылар өчен бүләк рәвешендә бирелә.

    Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Безнең Җиңү тарихы" дип исемләнгән 1нче смена 26 апрельдән башлана. 22 апрельгә караган мәгълүматлар буенча, анда Татарстаннан 9 урынга лимит бар.

    Гомумән, лагерь 15 сменада эшләячәк. Беренчесенең дәвамлылыгы - 21 көн. "Туган көнең белән, Артек!" дип исемләнгән 2нче смена 29 майдан 18 июньгә кадәр була. Анда республикадан 20 бала ял итә алачак. Гомумән, киләсе елның гыйнварына кадәр укучылар "Артек"та кино", "Артек" регатасы", "Очрашу урыны - А утравы", "Башка мәктәп", "Осталар шәһәре", "Күп милләтле илебез", "Яңа ел могҗизалары", "Артек чыршысының тылсымлы утлары" сменаларында ял итә алачак.

    Әлеге лагерь Кырымның көньягында Кара диңгез буенда урнашкан Гурзуф бистәсендә 1925 елдан бирле эшләп килә. Былтыр Кырым Республикасы Россия составына кертелгәннән соң, ул федераль милек булып санала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: