Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Александр Бастрыкин Чаллының баш тикшерүчесен вазифасыннан азат итте

Берничә маддә буенча кузгатылган җинаять эшен тикшергән вакытта Камил Халиевны вазифасыннан читләштереп торганнар иде инде.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Камил Халиев вазифасыннан азат ителде. Шул хактагы боерыкны Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин имзалаган.

Камил Халиевны берничә маддә буенча кузгатылган җинаять эшен тикшергән вакытта вазифасыннан читләштереп торганнар иде инде. Аңа Төркия гражданинына карата кузгатылган җинаять эшен законсыз төстә туктаткан өчен гаепләү белдерелде. Чит ил кешесе шәһәр кафеларының берсендә балигъ булмаган официант кызга «бәйләнүдә» шикләнелгән.

Камил Халиев Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе вазифасын 2017 елның октябреннән биләде.

 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев