Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алла Пугачева турында фильм төшерәләр

НТВ телеканалы Санкт-Петербургта Алла Пугачева турында сериал төшерә башлады, ул «Охота на певицу» дип атала.

Бу фильм 70 нче елларда Алла Пугачеваны эзәрлекләп йөргән маньяк Анатолий Нагиев турында булачак. Пугачеваның яшь чагын 27 яшьлек актриса Анна Христич уйнаячак.

Анна Христич моңа кадәр эпизодик рольләрдә генә катнашкан булган, Пугачева булып уйнау аның өчен беренче зур роль булачак. «Миңа шалтыратып Пугачева ролен башкарырга тәкъдим ясагач, мин башта ышанмадым. Дусларым шулай шаярталар дип уйладым. Ә чынлыкта барысы да чын булып чыкты!..» ‒ дип сөйләде Анна.

Анна әйтүенчә, Пугачева ролен уйнаганда ул нык дулкынлана икән. Актриса Примадоннаны кечкенәдән ярата, шуңа күрә бу рольне уйнау элек аның хыялында гына булган. Сериалда Алла Пугачева ‒ Анна Богачева, ә Нагиев Никонов булачак. Режиссеры ‒ Александр Касаткин.

Сериалны төшерү 2018 елның ахырына кадәр барачак, ә премьерасы Алла Пугачеваның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 2019 елның апрелендә булачак.

 

Гөлшат Хәлиуллина
http://sahne.ru/kheberler/8343.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X