Шəhри Чаллы

Алсуның 10 яшьлек кызы көтелмәгән сюрприз ясаган

Якташыбыз җырчы Алсу ире Ян Абрамов белән ике кыз һәм бер ул үстерә.

Күптән түгел Алсуның кече кызы 10 яшьлек Микелла гаиләсенә сюрприз ясаган - үзенең беренче җырын иҗат иткән. Кызы җырлаган видеоны Алсу үзенең инстаграмында урнаштырган.

Гадәттә, Алсу балаларының уңышлары белән мактанырга яратмый, бу аңа таталарга хас тыйнаклыктан килә булса кирәк. Әмма әлеге куанычлы хәл белән бүлешмичә кала алмаган ул. "Хәзер үк үзенең тембры һәм башкару манерасы бар! Горурланам синең белән, минем йолдызчыгым! - дип язган Алсу видео янында. Җырчының тамашачылары һәм хәм "йолдыз" дуслары Микелланың дебютын соклану катыш мактау сүзләре белән комментарийларда язып калдырганнар.

 

http://matbugat.ru/news/?id=23400

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: