Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсуның кызы Микелла “Голос” җиңүчеләренә мөрәҗәгать итте

Быелгы бәйгедә катнашкан Микелла әлеге суперпроектта чыгыш ясау хыялы чынга ашуы өчен рәхмәтен белдергән.

Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова үзенең Инстаграм бите аша “Беренче канал”га, “Голос. Балалар” музыкаль конкурсын оештыручыларга мөрәҗәгать иткән, дип яза ТАСС. Быелгы бәйгедә катнашкан Микелла әлеге суперпроектта чыгыш ясау хыялы чынга ашуы өчен рәхмәтен белдергән.
Шулай ук ул бәйгедә катнашучыларны җиңүләре белән котлаган, музыкаль шоу барышында аңа көч биреп торган кешеләргә дә рәхмәтен әйткән.
Мәгълүм булганча, 26 апрельдә алтынчы "Голос" проектының финалында Микелла Абрамова өчен телевизор караучыларның 56,5 проценты тавыш биргән иде. Соңрак “Беренче канал”ның матбугат хезмәте экспертлар тавыш бирү тәртипләрендә гаделсезлек булуын белдерде, дип хәбәр итте. Шулай итеп, тавыш бирү нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылды. Проектның махсус чыгарылышына алтынчы сезонның финалистлары чакырылды һәм алар барысы да җиңүчеләр дип игълан ителде. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186996/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев