Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү вакыты кыскартылды

«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256 номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскартылды.

 Әгәр элегрәк сертификат бирү турындагы гаризаны карауга закон буенча бер ай вакыт бирелсә, хәзер аның вакыты Россия Пенсия фондына гариза бирү датасыннан исәпләп чыгарылган унбиш көнгә кадәр кыскартылды.
Сертификат бирү турында Карар кабул итү вакытын кыскарту Россия Пенсия фондының автоматлаштырылган мәгълүмат системасын үстерү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Башка ведомстволар карамагында булган дәүләт хезмәтләре өчен кирәкле барлык мәгълүматны Пенсия фондының территориаль органнары мөстәкыйль рәвештә соратып алалар һәм электрон каналлар буенча кыска вакыт эчендә алу мөмкинлеге дә бар.
Ана капиталы сертификатын бирү Пенсия фондының иң технологик дәүләт хезмәтләренең берсе булып тора. Гаиләләр аны ПФР клиент хезмәте яки күпфункцияле үзәк аша гына түгел, Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетның электрон сервислары ярдәмендә дә алырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта шәхси кабинет аша мөрәҗәгать, сертификат бирү турында электрон гариза бирергә һәм сертификатны электрон формада алырга мөмкинлек бирә.
Пенсия фонды ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат автомат рәвештә мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинетына җибәрелә. Сертификат белән бергә кабинетта сертификат турында кирәкле барлык белешмәләрне үз эченә алган электрон документ барлыкка килә. Бүген ана капиталын рәсмиләштергән гаиләләрнең яртысыннан артыгы моны Пенсия фондының электрон сервисларыннан файдаланып эшлиләр.

 

http://nabchelny.ru/news/34313

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев