Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Армиягә бармас өчен яшьләр бармакларын чүкеч белән сындыра - куркыныч кадрлар

Беларус дәүләтенең Гомель шәһәре яшьләре төшергән видео мессенджерларда тарала.

Беларус республикасының Гомель шәһәрендә яшьләр чүкеч белән бармакларын сындыра. Шул рәвешчә, алар армиягә барудан котылып калырга теләүләрен әйткән.

Егетләрнең берсе бармагын бинт белән чорнап, сугар өчен әзерли. Икенчесе чүкеч белән суга. Суккан тавыштан чыгып караганда, бу уен өчен генә эшләнми, чүкеч белән алай сукканда бармак сөягенең сынмый калуы шикле.

Бармагы сынган егет каты итеп сүгенә, әмма елмаерга тырыша.

Гомель өлкәсе хәрби комиссары Андрей Кривоносов «Комсомольская правда» газетасына бу видео буенча тикшерү башланганын әйткән. Әгәр бу хәбәр дөрес булып чыкса, җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

— Бу видео провокация дип уйлыйм, — дигән ул. — Билгеле, мондый җәрәхәт алганнан соң кеше күпмедер вакыт армиягә алынмаячак. Әмма аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

 

 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев