Шəhри Чаллы

Асаф Вәлиев машина сата

Асаф Вәлиев интернетка үзенең Тойота VENZA маркалы автомобилен сату турында белдерү элеп куйган.

2013 елгы машинаның торышы бер кимчелексез - идеаль ди җырчы. Тулы характиристика да биргән машинасына, "Матбугат.ру" укучылары арасында машина сатып алырга теләүче булса, Асаф абыйның инстаграмына кереп карый аласыз. Бәясе нибары 1 850 000 сум. Сатулашырга да мөмкин. Ләкин интернетчыларны күбрәк машина үзе түгел, текә номерлары кызыксындырган. Күпләр машина номерлары белән яисә машинадан башка аерым гына сатыламы дигән сорау калдырган. Берсе җырчының япон машиналарына өстенлек бирүенә дә ишарәләгән. Аның "Яратасыз да инде япошкаларны" диюенә җавап итеп Асаф Вәлиев үзендә моңа кадәр булган тимер атларны санап күрсәткән:  "Ока, җиделе Жигули, туксан тугызлы Жигули, Деу Есперо, БМВ, Мерседес, Тойота Авенсис, Тойота Камри, Тойота Венза" , - дип яза ул.

 

Чыганак:https://matbugat.ru/news/?id=30885

Фото:ачык чыганаклардан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: