Шəhри Чаллы

“Асылташ”та тәрбияләнүчеләр китапханәдә булдылар

“Асылташ” үзәгенең “Гонщики” һәм “Курносики” төркемендә тәрбияләнүчеләр шәһәр Үзәк китапханәсенә “Куянның йорты” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаны карадылар.

Китапханәгә барганда тәрбиячеләр балаларның туган як, дәүләт, республика, шәhәр турында белемнәрен тикшерделәр, сораулар бирделәр. Нәниләргә шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәттеләр, аларның атамаларын бергәләп кабатладылар. Балалар автобус тәрәзәсеннән Чаллының иң зур елгасын күреп аның исемен дөрес итеп әйттеләр. Шагыйрь Муса Җәлил, шәһәрнең данлыклы шәхесе Рәис Беляев һәм “Ватан-ана” һәйкәлләре белән таныштылар. Китапханәгә керү белән балаларны шаян Петрушка каршы алды һәм зур залга озатты. Петрушка белән күңелле уеннар уйнаганнан соң балалар кызыклы һәм эчтәлекле әкият карадылар. Алар куян белән бергә төлкедән качтылар, куянның белән бергә кайгырып, аның ахыры яхшы тәмамлануына шатландылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: