Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокала халкына цифрлы эфирга күчү турында искә төшерәләр

2019 елның 3 июнендә Татарстанда цифрлы тапшыруларга күчү планлаштырыла.

Шуңа бәйле рәвештә, халыктан бу процессның ничек үтәчәге турында бик күп сораулар килә. Цифрлы телевидениегә ничек кушылырга? Иң элек телевизор цифрлы стандарт-DVB-Е2 ярдәмен тоюын билгеләргә кирәк. Әгәр тоя икән, цифрлы форматта каналларны карау өчен телевизорны антеннага тоташтыру да җитә. Телевизор әлеге цифрлы стандартны хупламаса, антенна DVB-T2 стандарты приставкасына, ә приставка телевизорга тоташтырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, цифрлы эфир телевидениесенә күчү кабельле телевидениенең, IP телевидение, спутник телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентларга, шулай ук эфир телетапшыруларының абонентларына кагылмаячак. Бу очракта цифрлы эфир телевидениесенә тоташтыру автомат рәвештә башкарыла.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча чаллылылар 8-800-220-20-02 номеры буенча бердәм мәгълүмат үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. 

 

http://nabchelny.ru/news/35153

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев