Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомобиль йөртүчеләр колагына

Үткән дүшәмбедә күршеләребез Башкортостан республикасында, төгәлрәк әйтәсәк Уфада, ике айлык яңгыр яуды. Күп кенә транспорт чараларына зыян килде. Кайбер йөртүчеләр килеп туган хәлдә күрелгән зыян өчен компенсация алу турында уйланды. Бездә дә мондый хәл кабатланмас дип берәү дә ышандырып әйтә алмый. Мондый бәлагә тарыган очракта нишләргә? Бу сорауга автоюрист Наил...


- Сезнең КАСКО полисы булган очракта, барысы да төзелгән ки­лешүгә бәйле булачак, чөнки табигать казасы барлык страховкаларга да кертелмәгән. Ул хезмәт­ләр күрсәтүнең тулы пакеты исәбенә керә.

ГОСТ буенча яңгыр­ның җиде төре билгеләнә. Алар ешлыгы, диаметры һәм тамчы тизлеге белән аерыла. Ә койма яңгыр табигый гадәттән тыш хәлләр төренә карый.

Әгәр дә сез коммуналь хезмәтләрдән компенсация алырга телисез икән, ЮХХДИ инспекторы булмаган полиция хезмәткәр­ләрен чакыртырга кирәк. Алар автомобильне тик­шерергә һәм протокол төзергә тиеш. Анда йорт яны мәйданчыгы, юл участогы, канализация торышы күрсәтелүе мөһим. Арытаба Гадәттән тыш хәлләр яисә Гидрометеорология үзәгеннән табигать казасы турында хәбәр (шул исәптән смс-хәбәр) җи­бәрелүе яисә җибәрел­мәве хакында белешмә алырга кирәк. Мондый очракларда гаеплене табу авыр. Авария коммуналь хезмәтләр гаебе белән килеп туган очракта, зыянны каплату аларга йөкләтелә.

ОСАГО полисы буенча компенсация алу мөмкин түгел, чөнки бу - води­тельләрнең юл хәрәкә­тендә катнашучылар алдындагы гражданлык җаваплылыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X