Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ав­то­шә­һәр­нең шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты уен биз­не­сын “ка­нат ас­ты­на алу”­да шик­лә­неп кул­га алын­ган­

Яр Чал­лы­ның шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты 43 яшь­лек Сер­гей Ерет­нов бү­ген за­кон­сыз азарт­лы уен­нар оеш­ты­ру фак­ты бу­ен­ча җи­на­ять эшен тик­ше­рү кы­са­ла­рын­да кул­га алын­ган. Рос­сия Тик­ше­рү ко­ми­те­ты­ның ТР бу­ен­ча ида­рә­се ор­ган­на­ры аны РФ ҖК 210 нчы мад­дә­се­нең 2 нче час­те ("Җи­на­ять бер­ләш­мә­сен­дә кат­на­шу") һәм 171.2 мад­дә­се­нең 5 нче час­те ("За­кон­сыз рә­веш­тә азарт­лы...

Яр Чал­лы­ның шә­һәр Со­ве­ты де­пу­та­ты 43 яшь­лек Сер­гей Ерет­нов бү­ген за­кон­сыз азарт­лы уен­нар оеш­ты­ру фак­ты бу­ен­ча җи­на­ять эшен тик­ше­рү кы­са­ла­рын­да кул­га алын­ган. Рос­сия Тик­ше­рү ко­ми­те­ты­ның ТР бу­ен­ча ида­рә­се ор­ган­на­ры аны РФ ҖК 210 нчы мад­дә­се­нең 2 нче час­те ("Җи­на­ять бер­ләш­мә­сен­дә кат­на­шу") һәм 171.2 мад­дә­се­нең 5 нче час­те ("За­кон­сыз рә­веш­тә азарт­лы уен­нар оеш­ты­ру һәм уз­ды­ру­ны як­лау") бу­ен­ча җи­на­ять кы­лу­да кат­на­шы бар дип шик­лә­нә­ләр.

Тик­ше­рү вер­си­я­се бу­ен­ча, де­пу­тат Ерет­нов, элег­рәк кул­ган алын­ган ха­ки­ми­ят тү­рә­лә­ре ке­бек, үз вә­ка­ләт­лә­рен­нән фай­да­ла­нып җи­на­ять бер­ләш­мә­се оеш­ты­ру­чы­ла­ры­на бу­лыш­лык күр­сәт­кән.

Якын ара­да тик­ше­рү Ерет­нов­ка ка­ра­та сак ас­ты­на алу ча­ра­сын кү­рү ту­рын­да ши­ка­ять бе­лән суд­ка мө­рә­җә­гать итә­чәк.

Исе­гез­гә тө­ше­рик: тик­ше­рү вер­си­я­се бу­ен­ча, за­кон­сыз рә­веш­тә азарт­лы уен­нар оеш­ты­ру һәм уз­ды­ру бе­лән шө­гыль­лән­гән җи­на­ять бер­ләш­мә­сен 2011 нче ел­да Яр Чал­лы ке­ше­се Де­нис Уль­ев оеш­тыр­ган. Шул ук ва­кыт­та җи­на­ять оеш­ма­сы эш­чән­ле­ге­нә Рос­сия ЭЭМ Яр Чал­лы ида­рә­се­нең "Ав­то­за­водс­кий" по­ли­ция бү­ле­ге баш­лы­гы Адай Тле­ге­нов җә­леп ител­гән.

Хә­зер­ге ва­кыт­та Яр Чал­лы­ның 14 ке­ше­се җи­на­ять җа­вап­лы­лы­гы­на тар­ты­ла.

Бу җи­на­ять­нең бар­лык шарт­ла­рын ачык­лау­га юнәл­де­рел­гән тик­ше­рү ча­ра­ла­ры уз­ды­ры­ла. Җи­на­ять эшен тик­ше­рү дә­вам итә, дип хә­бәр ит­те бү­ген Рос­сия ТКның ТР бу­ен­ча ида­рә­се җи­тәк­че­се­нең өл­кән яр­дәм­че­се Ан­дрей Шеп­тиц­кий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X