Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авырудан сакланырга өч адым җитә

28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне.

Гепатит белән көрәш көне уңаеннан уфалылар бушлай диагностика үтә ала. 16-29 июльдә Уфаның кайбер поликлиникаларында графикка ярашлы Фиброскан аппаратында В һәм С гепатиты белән авыру хәвефе булган пациентларга бавырны тикшерү оештырыла. 28 июльдә “Башкирия” лайфстайл үзәгендә 12-17 сәгатьләрдә теләгән һәркем В һәм С гепатитына беренчел скрининг үтә ала. Моның өчен бары тик кан анализы бирергә кирәк. Чара “Бергәләп гепатитка каршы” акциясе кысаларында Уфаның 4нче инфекцион клиник дәваханәсе белән берлектә үткәрелә.
В һәм С гепатитлары – вирус инфекциясе китереп чыгарган бавыр ялкынсынуы авыруы. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу авыруның эпидемиясе аркасында булган кешелек, социаль, икътисади югалтуларга игътибарны җәлеп итәргә теләп, С гепатитын “акрын хәрәкәткә килүче бомба” дип атады. Авыруның ел саен ВИЧ, туберкулез һәм малярияга караганда күбрәк гомерләрне алып китүе билгеле.
С гепатитының коточкыч хәвефе шунда – ул башлангыч стадияләрдә бөтенләй сизел­мәскә мөмкин, үзе шул вакытта бөтен организмны зарарлый.
С гепатиты белән яшәү­челәрнең башкаларга караганда төрле авырулардан ике тапкырга ешрак үлүләре исбат ителгән: йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, ревматологик, яман шеш һәм башка авырулар.
С гепатиты булган 15-30 процент кешедә 20 ел дәвамында бавыр циррозы барлыкка килә. Гепатиттан ел саен дөньяда 399000 кеше үлә.
Роспотребнадзор күрсәт­кечләре буенча, Русиядә 3,6 миллион кеше хроник С гепатиты белән авырый. Аларның рәсми теркәлгәне – 780000.
Вируслы гепатитларның таралу хәвефен танып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы барлык илләрне 2030 елга авыруны юк итәргә чакырды. С һәм В гепатитына каршы бары тик вакцинация ярдәмендә көрәшергә мөмкин. Ә менә С гепатитының соңгы елларда яхшы дәвалануы ачыкланды. Бавыр циррозына барып җитмәгән пациентларны дәвалау терапиясе хәзер 8 атна тәшкил итә, нәтиҗәлелеге 95 процент.
Гепатитсыз киләчәк өчен бары тик өч адым ясарга кирәк: кан анализы тапшырырга, белгечтә консультация үтәргә, дәваланырга.
Үзегезне һәм якыннарыгызны авырудан саклагыз!

Ләйсән Якупова.

 

https://kiziltan.ru/zdorovie/12909-avyrudan-saklanyrga-ch-adym-it.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X