Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалар кайнар суга пешкән… иң кечкенәсе реанимациядә үлгән

28 май көнне Баймак районында 12 яшьлек кыз, 8 яшьлек малай һәм 2 яшьлек кыз өйләрендә термочәйнектә кайнап торган суга пешкән. Аларның иң кечкенәләре реанимациядә үлгән.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Балалар — өйдә, әниләре тышта, ихатада булган. Вахта ысулы белән эшләүче гаилә башлыгы да бу вакытта өйдә булмаган. Ике яшьлек сабый аш бүлмәсендәге тумбаның тартмаларын ача башлаган. Шул вакытта тумба авып киткән һәм аның өстендәге кайнап торучы термочәйнек сабыйның өстенә килеп төшкән. Кайнар суга пешкән сабыйга ярдәмгә ташланган өлкән балалар да төрле дәрәҗәдә тән пешүе алган. Балаларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Кызганычка каршы, иң кечкенәләрен коткарып кала алмаганнар. Авыр тән пешүе алган бала 29 май көнне реанимациядә үлгән.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев