Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаларыбыз мәдәнияткә гашыйк

Башкалабызның “Әкият” татар дәүләт курчак театрында “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле ата-ана” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел әлеге проектта 1-4 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән бергә барлыгы 179 000 кеше катнашты.

Яр Чаллыдан “Укучының мәдәни көндәлеге” проектында Мансур Ногманов (23 нче мәктәп), Риана Абзалова (М. Вахитов исемендәге 2 гимназия), Эльза Бессмертных (19 нчы мәктәп), Ирина Кудрявцева (37 нче мәктәп), Алия Мәүләнбердиева (34 нче мәктәп), Ева Яндуганова (77 гимназия), Ришат Таҗетдинов (69 нчы мәктәп), Сәлимхан Гыйлметдинов (19 нчы мәктәп), Айгөл Алишева (50 нче мәктәп), Данис Ишмөхәммәтов (54 нче гимназия), Алинә Суфиярова (76 нчы гимназия), Алинә Сабирова (76 нчы гимназия) җиңү яуладылар.

“Иң мәдәниятле ата-ана” номинациясендә Анастасия Павлова, Асель Таҗетдинова һәм Ләйсән Абзаловалар җиңүче дип табылды.

Шунысын искәртеп үтик, Татарстан Республикасында әлеге проект 2014 елдан бирле тормышка ашырыла. Тберенче елында ул беренче сыйныфлар арасында гына оештырылды, анда 40 меңләп бала катнашкан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X