Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда короновирус белән чирләүчеләр саны бер ай эчендә 87%ка арткан

Чаллыда коронавирус белән авыручылар санының артуын теркиләр – ноябрьдә статистика 87% ка арткан

Үсеш 53 очрак тәшкил итә. Әйтик, октябрьдә Автошәһәрдә 64 зарарлану очрагы теркәлгән булса, агымдагы айда инде 117 очрак теркәлгән. Бүгенге аппарат киңәшмәсе барышында тенденция турында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Илгизәр Бариев сө йләде.

- Ноябрь аенда үсәбез, гәрчә күрсәткечләр республикадагы уртача күрсәткечләрдән дә түбәнрәк булса да. Тынычланырга кирәкми, үсә барабыз, - дип җавап бирде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Күрсәткечләр ситуациянең катлаулы булуын күрсәтә. Шуңа күрә шәхси чаралар турында, без таянабыз бу саннарга һәм фактларга. Без күп һәм озак сөйләшәбез, барлык профилактик чаралар турында әйтәбез, алар барысыда акланыр дип ышанабыз. Барлык чаралар артында коры статистика тора, ә аның артында – гражданнарыбызның сәламәтлеге һәм тормышы. Саннар әлегә оптимизм уятмый.

Дүшәмбе иртәсендә, 30 ноябрьдә, Чаллыда коронавирусның расланган 1 020 очрагы теркәлгән. Аларның тугызы узган ял көннәрендә теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X