Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Барыбыз да йөгердек

Быел "Милләтләр кроссы" җылы, кояшлы көндә узды. Шуңа да анда катнашучылар саны күп булды. Әлеге спорт бәйрәмендә барлыгы 41 меңнән артык кеше катнашты.

Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңел атлетика ярышлары ГЭС бистәсендә ял паркында һәм яңа шәһәрдә Яр буе паркы мәйданында узды. Студентлар, предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләр, яңа шәһәрнең мәктәп укучылары Яр буе паркы мәйданында узышты. Ә ЗЯБ һәм ГЭС бистәләре укучылары Комсомол районының ял паркында стартка бастылар. Ярышларга 50 хөкемдар бәя бирде. Әлеге спорт бәйрәмендә эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәгариф идарәләре, матбугат чаралары вәкилләре актив катнашты.

Хөкемдарлар түбәндәге шәһәрдәшләребезне җиңүгә лаек дип таптылар: 2008 елда туган кызлар арасында Анастасия Цысь, 2007 елгы малайлар арасында Тимур Матросов, 1998 елгы кызлар арасында Камилә Гыймадиева.

Илназ Бәдретдинов, Аделина Мусина, Самир Бакиров, Диана Нургалиева, Искәндәр Хадеев, Ольга Салынова, Әхәт Тахауовка да җиңү шатлыгы елмайды.

4 км.лы дистанциядә 1997 елгы хатын-кызлар арасында Гөлнара Галкина-Сәмитова финишка беренче булып килде. Ирләр арасында әлеге дистанциядә Азат Тахауов, Искәндәр Хадеев җиңү яулады.

Әлеге спорт бәйрәменнән физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләр дә читтә калмады. Алар әйтүенчә, спорт ул яшәү дәртен арттыра, сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында Андрей Бояршинов, Гөлназ Гыйльметдинова финишка беренче килде. Ә ветеран спортчылар арасында Людмила Романовская, Камил Фәрдиев җиңү яулады.

Көзге спорт бәйрәменнән оештыручылар да, катнашучылар да канәгать калды. Соңгылары ярышларда катнашуылары белән аеруча бәхетле иделәр.

Илназ ФӘИЗОВ, "КАМАЗ" эшчесе:

- Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Җәен йөгерәм, йөзәм. Кыш көне чаңгыда шуыйм. "Милләтләр кроссы"нда ел саен катнашам. Былтыр призлы урын яулаган идем. Быел 4нче урынга чыктым. Әмма кәефсезләнмим, миңа диплом түгел, сәалмәтлек кирәк

Гөлназ БАТТАЛОВА, пенсионер:

- Хәзер ялкаулар өчен өйдән чыкмаска мөмкинлекләр күп. Әмма мин актив тормыш алып баручы. Өйдә эшләремне бетерәм дә дусларым белән паркларга, скверларга чыгам. Скандинавия таяклары тотып та йөрим. Йөреп кайткач, кәефләр күтәрлеп китә. Шәһәркүләм ярышларда да даими катнашам.

Гөлия ГАТАУЛЛИНА, иминият агенты:

- Диванга ятып телевизор караганчы, бакчада эшләү, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү файдалырак. Шуңа күрә мин, буш вакытларымда паркларда җәяү йөреп кайтам, кыш көне чаңгыда шуам. "Милләтләр кроссы"нда җиңү өчен түгел, үземнең сәламәтлегем өчен катнаштым. Көн дә матур булды. Рәхәтләнеп йөгердек. Ярышлар бик матур узды. Тән һәм рух сәламәтләнде. "Юкка гына сәламәт тәндә - сәламәт рух" димиләрдер инде.

Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Зөлфия ИСЛӘЙЛЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев