Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Барысы да хәтерендә

Бөек Ватан сугышы турында язганда, гадәттә, "фронтның алгы сызыгында" дигән сүзләр еш кулланыла. Сталинград кызы 17 яшьлек Мариягә бу сүзләрнең мәгънәсен 1942 елның август аенда бөтен нечкәлекләре белән үз җилкәсендә татырга туры килә. Йөзләгән немец самолеты берьюлы шәһәр өстенә бомбалар яудыра башлагач, җир белән күк тоташкандай була. Барлык шәһәр халкы,...

Бөек Ватан сугышы турында язганда, гадәттә, "фронтның алгы сызыгында" дигән сүзләр еш кулланыла. Сталинград кызы 17 яшьлек Мариягә бу сүзләрнең мәгънәсен 1942 елның август аенда бөтен нечкәлекләре белән үз җилкәсендә татырга туры килә.

Йөзләгән немец самолеты берьюлы шәһәр өстенә бомбалар яудыра башлагач, җир белән күк тоташкандай була. Барлык шәһәр халкы, шул исәптән, Мария дә алты айга (фельдмаршал Паулюсны әсир иткәнче) фронтның алгы сызыгында кала.

Олыгайган саен кешенең хәтере саега бара, диләр. Моның белән һәрвакытта да килешеп булмый. 88 яшьлек Мария Леонтьевна Залога сугыш чоры вакыйгаларын бүгенгедәй хәтерли. Яралыларны баржаларга төяп, Идел елгасы аша чыгарганда, авыр яраланган яшь солдатның аның кулында җан бирүе дә күңелендә мәңгегә уелып калган.

Гитлерның "кояшы байый барган саен", фронт шәһәрдән көнбатышка таба ераклаша. Украин егете сержант Степан Залога тормышында да Сталинград сугышы кискен борылыш була. Госпитальдән аны "списать итеп" чыгаралар. Ул үзе яклап сугышкан шәһәр кешесе - Сталинград кызы Мариягә өйләнеп, шунда төпләнеп кала.

Язмабыз герое Мария хәрби киемен салганнан соң, хезмәт юлының күп өлешен трамвай идарәсендә диспетчер булып эшләүгә багышлый. Күпсанлы мактау грамоталарына, "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була.

Тормыш дәвам итә. Ире - Бөек Ватан сугышы инвалиды Степан Залоганың вафатыннан соң, язмыш Мария Леонтьевнаны кызы белән кияве яшәгән Чаллы шәһәренә алып килә. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветеранының Сталинградта алган медальләренә Чаллы җитәкчеләре кулыннан алган ике юбилей медале дә өстәлә.

- Мәктәп балалары белән очрашу, аларның күзләрендә очкыннар күрү гади нәрсә генә түгел ул, ә патриотик тәрбия дә. Ләкин очрашулар сирәгәйде әле, аякларым "җибәрми", - дип шаярта Мария Леонтьевна. - Үзем яшәгән йорт диварында "Монда сугыш ветераны Мария Леонтьевна Залога яши" дигән элмә такта күңелемдә горурлык хисләре уята. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да "стройда" булырмын дип өметләнеп яшим әле".

Әнә шундый оптимистик рухта сүзен тәмамлады ветеран. Амин, шулай булсын.

Алмаз МИФТАХОВ,

Автозавод районының

27нче бистәсе ветераннар

советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев