Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИда катнашучы укытучыларга акча түләнәчәк

Яңа закон 1 нче гыйнвардан көченә керде.

БДИны оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы укытучылар быелдан башлап үз эшләре өчен акчалата компенсация алачак. Мондый компенсация, шулай ук, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучы педагогларга да биреләчәк. Моңа ярашлы закон 1 нче гыйнвардан көченә керде. Әлеге закон “Мәгариф турында”гы Законның 47 статьясына төзәтмәләр кертә. Ведомство белдерүенчә, мондый төзәтмәләр Россиянең кайбер субъектларында дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруда һәм үткәрүдә катнашучы педагогларга акча түләнмәве белән аңлатыла.

 

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев