Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Бөек Болгар» ны бушлай карарга мөмкин булачак

Үткәннәргә сәяхәт кылып, урта гасыр сугышын күрергә мөмкин булачак

«Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале быел керү билетларыннан башка узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Үткәнгә сәяхәт» агентлыгы директоры, чараны оештыручы Алексей Кокурин хәбәр итте.

"Фестиваль керү билетларыннан башка узачак, бушлай. Без бу авыр елда кешеләр акчаны азрак сарыф итсен һәм урта гасыр сугышларыннан ләззәт алсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә булдык», — дип билгеләп үтте спикер. Чара ике көн дәвамында — 26-27 сентябрь көннәрендә Болгарда узачак.

Элек бу чара бары җәй көне генә үткәрелде, әмма коронавирус пандемиясе аркасында срокларны күчерергә карар кабул ителде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X