Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераннарына ашыгыч чакыру кнопкасы куелган кәрәзле телефоннар тапшырылды

«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Җиңү волонтерлары» ТРО Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле штабы һәм Автозавод районы ветераннар Советы Рәисе белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары Мизхәт Гыйләҗ улы Гыйләҗев һәм Иван Николаевич Канидиевка ашыгыч чакыру төймәсе белән җиһазландырылган кәрәзле телефоннар тапшыру өчен бардылар.

Зур кнопкалар, гади меню-ветераннар заманча гаджеттан җиңел файдалана алсын өчен барысы да каралган. Шулай ук ветераннар бушлай элемтәгә сертификат һәм теләсә кайсы вакытта туганнары, волонтерлар, социаль яки медицина хезмәткәрләре белән элемтәгә керү мөмкинлеге алдылар. Әлеге чара кысаларында Яр Чаллыда 50дән артык ветеран телефон һәм сертификатлар алачак.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X