Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды

Чаллыда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Нәбиуллинага 90 яшь тулды.

Ветеранны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям Котдус кызы Усай авылында туган колхозында һәм Минзәлә районы колхозларында эшли. 1980 елда Чаллыга күченеп килә һәм анда лаеклы ялга чыкканчы шәһәр трамвай идарәсендә хезмәт куя. 
Мәрьям Котдус кызы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Ул «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

 

 

http://nabchelny.ru/news/35681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев