Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады

Коронавирус еш кына симптомсыз уза, әмма үпкә барыбер зарарлана, аны компьютер томографиясе ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин.

Мәскәү дәүләт университетының вирусология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы, галим Алексей Аграновский әйтүенчә, коронавирус симптомсыз узган вакытта үпкәнең зарарлану дәрҗәсен ачыклауның бердәнбер алымы — компьютер томографиясе үткәрү. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Галим сүзләренчә, авыру җиңелчә һәм симптомсыз формада узган вакытта пациентны хастаханәгә озату таләп ителми.

Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры Александр Лукашев коронавирус белән бер тапкыр чирләгән пациент аны кабат йоктырган очракта авыруның күпкә җиңелрәк формада узуы турында белдерде.

Пульмонолог Анна Власова билгеләп үткәнчә, пневмония инфекциянең төп куркынычы булып кала. Органның бер ягы зарарланган очракта гына өйдә дәваланырга мөмкин, үзеңне нормаль хис иткән вакытта да үпкәне тикшертергә кирәк, диелә хәбәрдә 

Фото ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев