Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер авариядә - ике мәет һәм өч зыян күрүче

Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат һәлак була

Татарстанда йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га фаҗига шаһитлары сөйләгән. Аларның сүзләренә караганда, юл- транспорт һәлакәте кичә кичке унынчы яртыда Казан-Алабуга трассасында Хлыстово авылы янында булган.

«КАМАЗ» һәм «Шевроле» бәрелешә. Ике автомобиль дә юлдан кюветка очкан. Реклама «Авария урынында ике кеше — хатын-кыз һәм ир-ат (чит ил машиналары пассажирлары) һәлак була. Җиңел машина йөртүчене һәм тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән табиблар алып китә», — дип ачыклык кертте шаһитлар.

Чыганак: Татар информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев