Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бертуганнар спорт корылмасы төзи

Абыйлы-энеле Закариннар Яр Чаллы проспектында, федераль казаначылык бинасы янында спорт объекты төзергә җыеналар. Алар 3 мең квадрат метрга якын җирне арендага алганнар. Футбол манежы 1800 квадрат метр мәйданны били.

Башта велоспортчылар Илнур белән Айдар биредә иҗтимагый-эшлекле үзәк төземәкче булганнар. Әмма бу үзәк бик күп чгымнар таләп иткән. Шуңа күрә егетләр башка карар кабул иткәннәр. Айдар Закарин әйтүенчә, футбол манежын төзү берничә айда тәмамланачак. Ул ангар рәвешендә булачак. Аны быел ачарга планлаштыралар. Биредә балалар да, өлйәннәр дә җфутбол уйный алачак. Моннан тыш, футбол турниры оештыру да күздә тотыла.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев