Безнекеләр “ИННОПРОМ-2018” күргәзмәсендә
Шушы көннәрдә Екатеринбургта “Иннопром–2018” күргәзмәсе узды.
Анда Татарстан Республикасы “Invest Tatarstan” исеме астында үз павильонын тәкъдим итте. Әлеге мәртәбәле чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Татарстан делегациясе составына башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары Наталия Кропотова белән Эльдар Тимергалиев керде. Күргәзмәдә 95 ил делегациясе катнаша, 20 дәүләттән 600 компания үз продукциясен тәкъдим итә. Күргәзмәдә катнашучыларда шәһәребезнең "КАМАЗ" йөк машиналары экспозициясе зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев