Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Изге Гарәфә көне. Ул нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә кирәк?

Иртәгә, 30 нчы июль – зөл-хиҗҗә аеның 9 нчы көне – изге Гарәфә көне. Әлеге көн Аллаһы Тәгаләнең иң изге көннәреннән санала. Гарәфә көнендә Аллаһ ислам дине кануннарын иңдерүне тәмамлады, бездән шушы дин белән риза булды, дип белдерә мөселман кардәшләребез.

Бу көн нәрсәсе белән үзенчәлекле, ниләр эшләргә, нәрсәләрне истә тотарга кирәк - "Матбугат.ру" игътибарыгызга кайбер аңлатмалар биреп үтә.  

Гарәфә – гөнаһлар кичерелә, җәһәннәм утыннан котыла торган көн.      

Гарәфә көнендә хаҗилар Гарәфә үзәнлегенә җыелып, өйлә намазыннан алып кичкә кадәр гыйбадәттә булалар, намазлар укыйлар, догалар кылалар.   Гарәфә көнендә хаҗда булмаган мөселманнарга ураза тоту хәерле эш булып тора.  

Пәйгамбәребез: “Гарәфә көне уразасы сәбәпле Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын кичерер дип өметләнәм,” – дигән.  

Изге гамәлләр эшләгән өчен бу көндә әҗер-савап күп тапкырларга арттырылып бирелә. Хакыйкатьтә, Аллаһыдан башка беркем дә аның асыл кыйммәтен белми. Әҗер-савапларның күләме арткан кебек, бу көндә гөнаһлар да берничә тапкырга арттырып языла.  

Әлеге көнне файдасыз рәвештә бушка уздырудан сакланырга кирәк. Гарәфә көнендә ураза тоту, күбрәк дога кылу һәм гөнаһларның ярлыкануын сорау киңәш ителә.   Пәйгамбәребез  Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Гарәфә көнендә (Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә) тотылган ураза узган һәм быелгы елларның гөнаһлары ярлыкануга сәбәп була».  

Изге көннең бәракәтеннән берүк мәхрүм калмагыз! 

Фото: пиксабай 

Матбугат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев